Accessibility links

Зиратлар яклауга мохтаҗ


Мөслимә үлгәннәр рухына дога кыла. Яңа татар зираты, Казан.
Мөслимә үлгәннәр рухына дога кыла. Яңа татар зираты, Казан.

Татарстан Дәүләт шурасының тел, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты зиратлардагы борынгы ташларны өйрәнү һәм мәшһүр кешеләрнең каберләрен тәртиптә саклау өчен махсус программа кабул итәргә чакыра.


15 февраль көнне Татарстан парламентының язучы һәм депутат Разил Вәлиев җитәкчелегендәге комитеты үзенең утырышында зиратларны саклау мәсьәләсен күтәрде.

Утырышта депутатлар, һәйкәлләрне саклау өчен җаваплы кешеләр, җирле үзидарә вәкилләре, галимнәр чакырылган иде.

Зиратларны саклау әһәмиятен аңлатканда, комиссия җитәкчесе, каберләрне тәртиптә тоту һәм кабер ташларын өйрәнү татар халкы өчен әхлакый мәсьәлә генә түгел, тарихи һәм мәдәни яктан да бик мөһим, дип әйтте.

Таш китаплар ярдәмгә мохтаҗ

Халкыбызның күп кенә борынгы кулъязмалары, тарихи мәгълүматлары юк ителгән, яки юкка чыккан. Кабер ташлары – ниндидер могҗиза белән сакланып калган борынгы язмалар, һәйкәлләр. Без аларны таш китаплар, таш музейлар дип тә атыйбыз”, диде Разил Вәлиев.

Аның сүзләренчә, күп кенә зиратлар аяныч хәлдә. Борынгы кабер ташлары гына түгел, әле берничә гасыр элек һәм бүгенге заманда җирләгән кешеләрнең каберләре һәм алар яткан зиратлар саклауга мохтаҗ.

“Әле яңа гына Казандагы бер танылган кешенең әтисен җирләгәндә, яңа татар зиратындагы урынына үтеп керер өчен, бик күп мәшәкать күрергә туры килде.

Атаклы кешенеке белән шулай булгач, гади кешенең каберенә үтеп керү, барып җитү, ә инде борынгыларны өйрәнү – искиткеч катлаулы нәрсә”, диде Дәүләт Шурасының фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе.

Ул күптән түгел Казан шәһәренең элекке җитәкчесе Камил Исхаковның әтисен җирләүне күз алдында тотып әйткән булса кирәк.

Катып калган хәтер

Казан һәм шәһәр янындагы 28 зиратның 4се тарихи һәм мәдәни яктан кыйммәткә ия дип санала. Алар – Арча, Братски, Архангелски һәм яңа татар бистәсенең мөселман зираты. Яңа татар бистәсенең зиратында XIX гасыр ахырында мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани һәм Әмирхан Хөсәенов җирләнгән. Бөек татар шагыйре Г.Тукай кабере дә шунда, аның дусты, язучы Ф.Әмирхан да шунда күмелгән.

Советлар чорында анда язучы Нәкый Исәнбәт, татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев, аннан соңгы елларда үлгән мәшһүр шагыйрьләр, язучылар, җырчылар җирләнгән. Башка зиратларда да Казан һәм Татарстан белән бәйле күренекле кешеләрнең каберләре бар.

Дәүләт шурасында үткән комитет утырышы өчен әзерләнгән рәсми кәгазьләрдә совет чорына кадәр җирләнгән күренекле зыялылар, атаклы сәүдәгәрләр һәм дин әһелләренең каберләре бик начар хәлдә, диелә.

Яңа татар зиратындагы язу, Казан.
Республика районнарында да тарихи һәм мәдәни яктан кыйммәтле булган зиратлар 3 меңгә якын. Аларда XIII гасырның икенче яртысыннан алып XX гасыр башында үлгән кешеләр җирләнгән.

Аларга карап галимнәр чорларны, авыл һәм кала тарихын, язу мәдәниятен өйрәнә. Бу – бик кыйммәтле һәм уникаль мәгълүмат чыганагы. Разил Вәлиев сүзләренчә, хәтта Сабан туен да ЮНЕСКО исемлегенә керткәндә, бәйрәмнең борынгылыгын XIII гасырда күмелгән бер кешенең кабер ташына карап раслаганнар. Анда, бу кеше сабан туе көнендә үлгән, дип язылган булган.

Республиканың күпчелек районнарында тарихчыларга рухи азык бирерлек зиратлар бар. Кайбер районнарда Алтын урда чоры кабер ташлары, яки аларның калдыклары сакланган. Аларның барысы да әле өйрәнелмәгән. Бу ташларны табу һәм өйрәнү өчен дә акча һәм мөмкинлек кирәк.

XVII-XVIII гасырда үлгән кешеләрнең каберләре дә тарихчылар өчен һәм шәҗәрәләрен төзергә теләүче кешеләр өчен шактый мәгълүмат бирер иде. Шушы чорларда куелган кабер ташлары республика районнарында хәзерге һәм инде кулланылмый торган зиратларда шактый.

Кайсы кешенең кайсы зиратта ятканын да энтузиастлар һәм кайбер галимнәр тырышлыгы белән язылган исемлекләрдән генә белеп була, диелде Дәүләт шурасының фән, тел, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комиссиясе утырышында.

Комитет рәисе сүзләренчә, тарихи шәхесләрне һәм мәдәни яктан әһәмиятле каберләрне барлап чыгу да зур эш булыр иде. Әмма бу каберләр нинди хәлдә һәм алар янына үтеп кереп буламы?

Авыл һәм районнарның казналарында тарихи яктан әһәмиятле зиратларны карап тору өчен махсус акча каралмаган. Киртәләрен буяу, төзәтү, каберләрен тәртиптә тоту кебек эшләргә кешеләр үз акчаларын тота яки иганәчеләрдән ярдәм сорый.

Мәшһүр кешеләрнең туганнары исән булса, каберләрне алар карый. Әмма борынгы ташларны, туганнары булмаган атаклы кешеләр күмелгән урыннарны кем сакларга тиеш?

Зиратларны зурайту, чуп түгу өчен контейнер кую, таушалган, искергән кабер ташларны яңарту өчен җирле хакимиятнең гадәттә акчалары булмый, дип сөйләде комитет утырышында Разил Вәлиев.

Шуңа күрә Дәүләт Шурасының фән, тел, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты тарихи яктан кыйммәтле зиратларны өйрәнү, саклау, куллану өчен республика күләм программа төзергә, зиратлар исемлеген булдырырга, фәнни яктан өйрәнү өчен махсус экспедицияләр оештырырга, яшьләр белән бергә зиратларны чистарту өчен өмәләр оештырырга тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG