Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа конгресс-холына яңа җитәкче билгеләнде


Русия Дәүләт шурасының 11 февраль утырышы да шушы мәһабәт бинада үтте
Русия Дәүләт шурасының 11 февраль утырышы да шушы мәһабәт бинада үтте

Конгресс-холлга баш итеп Башкорт яшьләре иттифагының тәүге рәисе Ринат Баимов билгеләнде.

Конгресс-холл җитәкчесе, “Кәрван-сарай” музыка төркеменең элекке башы Рәсүл Карабулатов күптән түгел Башкорт дәүләт филармониясенә җитәкче итеп билгеләнгән иде. Изге урын буш тормый диләр, яңа баш билгеләнде. Ул — җырчы, Башкорт яшьләре иттифагының тәүге җитәкчесе Ринат Баимов. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкорт яшьләре иттифагы филармониядә “оя корган” иде. Аның җитәкчесе урыныннан алынгач, алар урамда торып калдылар. Хәзер инде иттифакның тәүге җитәкчесе аларга урамда күшегергә ирек бирмәс дип фаразлана.

Ринат Баимов заманында бик күп җәнҗаллар белән бәйле кеше. Мәсәлән, яшьләр иттифагы рәисе булган чорда ул “Аманат” музыка төркеменең гастрольләрен оештыру белән шөгыльләнгән иде. Шул вакытта ул “Аманат” төркеме башы Динар Зәйнуллиннан бер миллион сум акча таләп итүе сәбәпле, аны тикшерә башлаган иделәр. Ул кулга да алынды. Башкорт яшьләре иттифагы биш миллион сум акча түләп аны мәхкәмәгә кадәр иреккә чыгарды. Мәхкәмә булмады, чөнки яклар үзара килешүгә ирештеләр.

Икенче очрак шул: Баимов Тора-Тау дигән тауны сатуны да күтәреп җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә менгән иде. Әлеге тау Стәрлетамак шәһәреннән ерак түгел урнашкан. Аның биеклеге 280 метр, океанга карата биеклеге 402 метр. Ул 230 миллион ел элек су асты кыясы булган. Тора-Тау башкортларның Юрматы ыруының изге урыны саналган. Баимов үз милләтенең изге урынын сатуны тәкъдим иткән кеше.

Ринат Баимовның бу урынга билгеләнүендә бәйсез чыганаклар Башкортстан президентының эчке сәясәт идарәсе башы Урал Хәсәновның “кулы уйнаган” дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG