Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дәүләт шурасының Уфадагы утырышына бәя бирелде


Русия Дәүләт шурасы президиумы утырышы, Уфа, 11 февраль 2011
Русия Дәүләт шурасы президиумы утырышы, Уфа, 11 февраль 2011

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары утырышында Уфада узган Русия Дәүләт шурасы утырышына бәя бирелде.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов күптән түгел үткән Русия Дәүләт шурасы утырышына мондый бәя бирде:

“Анда яңгыраган иң төп фикер, безнеңчә, яңа мәгариф федераль стандартларга күчкәч, туган телне өйрәнү мөмкинлеге тууы. Бу турыда Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко ачык итеп белдерде. Моны Русия президенты Дмитрий Медведев та, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та хуплады. Әлеге стандарт буенча нинди телдә укытуны ата-аналар үзләре хәл итәргә тиеш. Без бу уңайдан башкорт телен татарларга көчләп тагу туктатылыр дип уйлыйбыз. Республикада яшәүче халыкның 70% дәүләт теле буларак башкорт телен укытуга каршы булуы мәгълүм”.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов татар теленә кайту өчен шундый тәкъдимнәр ясады:

“Без татар укытучыларының корылтаен җыярга һәм оешмаларын төзергә тиешбез. Шулай ук, һәрдаим, халык арасында аңлату эшләре дә алып барырга туры килер”.

Башкала татарлары конгрессының Орджоникидзе районы бүлекчәсе рәисе Рәис Карачурин активрак эшләргә чакырды:

“Ел башында ук Такташның олуг юбилее булды. Бернинди чаралар да уздырмадык. Инде менә Муса Җәлилнең юбилее. Алда Тукай юбилее тора. Без аларның һәрберсен зурлап уздырырга тиеш. Бу халкыбызның милли үзаңын үстерүгә, татарлыгын, кодрәтен расларга да ярдәм итәр иде”.
XS
SM
MD
LG