Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә каршылык чаралары дәвам итә


Йәмән башкаласы Санада хөкүмәт яклылар белән баш күтәрүчеләр арасында бәрелешләрдә, төрле хәбәрләргә караганда, ике кешедән алып 12 кешегә кадәр яраланган.

Каршылык белдерүчеләрнең күбесе студентлар. Алар президент Али Абдулла Салихның китүен таләп итә.

Күсәкләр белән коралланган хөкүмәт яклылар каршылык белдерүчеләргә университет янында һөҗүм итте. Баш күтәрүчеләр шәһәр үзәгендәге Тахрир мәйданына кадәр урам йөреше үткәрергә теләгән иде.

Йәмәндә 5нче көн инде каршылык чаралары дәвам итә. Чәршәмбе көнне илнең көньягындагы Аден шәһәрендә тәртип саклаучылар белән бәрелеш вакытында демонстратларның берсе һәлак булды.
XS
SM
MD
LG