Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге милли укытуга игътибарын арттырачак


Удмуртия татар иҗтимагый үзәге пленумы
Удмуртия татар иҗтимагый үзәге пленумы

12 февраль көнне Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы 23нче пленумы булып узды. Милли хәрәкәт вәкилләре пленумга Ижау шәһәренең татар гимназиясенә җыелды.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге пленумының көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде. Узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗәне татар үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов ясады. Фнүн Гавас улы чыгышының күп өлешен мәгариф өлкәсендәге проблемаларга, балаларга милли тәрбия һәм белем бирүгә багышлады. Яңа уку елына балалар туплауга татар үзәге эш башлавын, аны тагын да киң колач белән дәвам итәргә ышандырды.

Мәсгуд Гаратуев
Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы рәисе Мәсгуд ага Гаратуев та сүзне халыкның үзаңын үстерүгә, милли ихтыяҗларыбызны яклап, дәүләт башлыкларына хатлар, мөрәҗәгатьләр юлларга тәкъдим итте. Шулай ук милләттәшләребезнең күпчелеге татар халкының киләчәгенә битараф булуына басым ясады.

Ижау шәһәренең педагогика көллиятендә ике дистә елга якын мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында татар теле укытучылары һәм татар төркемнәренә тәрбиячеләр әзерләү бүлегенә балалар кабул итеп килде. Быел студентлар соңгы ел укыйлар биредә. Киләсе уку елында татар белгечләрен әзерләүне туктачаклар. Татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова бу мәсьәләне хәл итәргә өндәде.
Пленумда катнашучылар
Балалар бакчаларында әлегә хәлләр түзәрлек. “Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасында татар гаиләләрендә үсүче балаларга туган телләрен өйрәнү мөмкинлеге бар. Татар телендә чаралар үткәрелә”, дип ассызыклап үтте тәрбияче Рәсилә Гатауллина. Өлкәннәр алдында чыгыш ясаган гимназия укучылары арасында үзенең татар төркеменә йөргән малай-кызларын күргән тәрбияче. Аларның туган телендә тагын да камил сөйләшүләрен ишетеп, бакчада башкарган эшенең юкка булмавына инанган.

Рәсилә Гатауллина һәм Бриллиант Абдрахманова
107нче бакчада да соңгы елда үзгәрешләр сизелә. Үткән елда аларга татар бакчасы статусы бирелде. Бриллиант Абдрахманова киләсе елда татар һәм катнаш гаиләләрдән генә сабыйларны кабул итәргә дигән күрсәтмә булуын җиткерде. Ул халыклар дуслыгы йортында тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен методик үзәк булдырырга тәкъдим итте. Анда милли киемнәр тупларга, татар фестивальләренә әзерләнгәндә балаларга музыка яздыру өчен мөмкинлекләр тудырырга сорады.

Милли мәгариф министрлыгы белгече Әлфия Гайсина татар теле укытылган мәктәпләрдә укытучылар тарафыннан алып барылган эшкә нәтиҗә ясады. Укытучыларның балалар һәм ата-аналар арасында армый-талмый эшләүләрен исәпкә алып, укытучылар көнен җәмәгатьчелек белән зурлар билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим итте.

"Иман" яшьләр берлегеннән Зөлфия Әхмәтова
“Иман” яшьләр берлеге дә өлкәннәр алдында башкарылган эшләре хакында хисап тотты. Соңгы елларда егетләр-кызлар милли эшләрен активлаштырган. Мәктәп укучылары белән дә күп эшлиләр. Бу юнәлештә аларга өлкәннәрнең ярдәме таләп ителә.

Ижау шәһәрендә Муса Җәлил исемен йөрткән китапханә дә милләттәшләребез өчен күп чаралар оештыра. Тик китапханәдә татар китаплары саны бик аз. Татар үзәген бу проблеманы хәл итүдә ярдәм итәргә чакырды.

Пленумда тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде. Иң мөһиме – быел Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең оешуына 20 ел тула. Бу уңайдан оешманың корылтаен уздырырга карар кылынды. Ул 26 мартка билгеләнде. ТИҮнең җитәкчесе Фнүн Мирзаянов: “Корылтай бәйрәм генә булмас, ә киләчәккә планнар да билгеләр, милли хәрәкәттә кадрларны алыштыру өчен дә уңай булыр”, диде.

Кунаклар алдында гимназия укучылары сәнгать номерлары белән чыгыш ясады. Балалар башкаруында татар авторларының шигырьләрен, җырларын, биюләрен өлкәннәр хуплап каршы алды.
Укучылар чыгышы
XS
SM
MD
LG