Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста оппозиция вәкиленә карата мәхкәмә эше башланды


Василь Парфенков
Василь Парфенков

Көнбатышның тәнкыйтенә карамастан, пәнҗешәмбе көнне Беларусның президент сайлавы вакытында бәрелешләрдә катнашып кулга алынган берничә дистә оппозиция вәкиленең берсенә мәхкәмә эше башланды.

Беларус республикасындагы оппозиция вәкиле Василь Парфенков 19 декабрь көнне президент сайлавындагы хәрәмләшүләргә каршы протест чарасында катнашуда гаепләнә. Әлеге гаепләүләр белдерелгәндә ул Мински мәхкәмәсенең кече залындагы читлек бүлмәсендә утыра иде.

Әгәр мәхкәмә аны гаепле дип тапса, Парфенковка өчтән алып сигез елга кадәр төрмә яный.

Парфенков гаепләнүче бер генә кеше түгел. Киләчәктә сак астына калучы берничә дистә кеше дә мәхкәмә каршына басачак дип фаразлана. Декабрь аендагы бәрелештә 700ләп кеше кулга алынган иде, шуның берничәсе президентлыкка намзәт булып баручы Александр Лукашенко көндәшләре. Ул вакытта ОМОН каршылык чарасына чыккан барлык кешене кырыс рәвештә куып таратты.

Хәзер төрмә һәм өй сагы астында 50гә якын кеше кала.

Парфенковка карата барган мәхкәмә утырышына бүген шактый кеше эләгә алмаган. Шуларның берсе - кеше хокукларын яклаучы Людмила Грязнова.

“Бу әле башы гына. Әмма киләчәктә инде шушы беренче эш нигезендә генә хәрәкәт итәчәкләр. Мин бернәрсәгә дә өметләнмим”, ди ул.

Утырыш бара торган мәхкәмәнең кече залы бүген кеше белән шыгрым тулы иде. Мәхкәмә эше ачык рәвештә барса да, анда күп кенә оппозиция тарафдарлары керә алмады. Прокурор декабрьдәге бәрелешләрне бик куркыныч бер чара кебек бәян итте. Шулай ук анда күп кенә аракы һәм коньяк шешәләренә тап булуын әйтте. Парфенков бу протест чарасында катнашуын яшермәде. Әмма андагы демонстрантларның коралланган булуын һәм тупас рәвештә тәртип бозуларын кире какты.

Кеше хокукларын яклаучылар тәнкыйтькә тота

Парфенков президентлыкка намзәт Владимир Некляевның сайлау кампаниясе җитәкчесе булып эшләде.

Әлегә аңа карата мәхкәмә эшенең никадәр дәвам итәчәге һәм карарның кайчан чыгачагы билгеле түгел.

Беларус-Һелсинки комитеты башлыгы Олег Гулак шулай ук утырышлар залына үтә алмаган. Аның фикеренчә, Парфенковка Беларус дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары язып чыккан гаепләү белдерелергә мөмкин.

“Мәгълүмат бик аз. Парфенков очрагында эш тагын да катлаулырак. Чөнки аның туганнары барысын да яшереп килде. Һәм нәкъ бу очрак турында хәбәр аз. Әмма сез мантыйк ягыннан карасагыз, монда хакимияткә дәлил табуы бик җиңел булуын аңлыйсыз. Шуңа бу утырыш җәмәгатьчелеккә һәм матбугат вәкилләре өчен ачык рәвештә узды. Хәзер алар элегрәк дәүләт басмалары һәм телевидениесендә чыккан нәтиҗәләрне рәсмиләштерү өчен җыела. Карарбыз. Бу хакта ачыграк итеп беренче көннән соң әйтә алачакбыз, әгәр инде ул соңгы көн булмаса”, ди ул.

Көнбатыштагы кеше хокукларын яклаучылар Беларустагы хәлләрне тәнкыйтьләп килүгә карамастан, Парфенковга карата мәхкәмә эше барыбер башланды.

Кушма Штатлар һәм Европа берлеге Беларус республикасына карата чикләүләр кертте һәм оппозициягә ярдәмне көчәйтте. Нью-Йорктагы Freedom House кеше хокукларын яклау оешмасы үз белдерүендә: “Кешеләрне куып тарату һәм кулга алу - үзенең идарәдәге вакыты ахырына якынлашуны сизгән һәм ышанычы кимегән җитәкченең көчсезлеген күрсәтә”, диде.
XS
SM
MD
LG