Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләйлә Дәүләтова: “Миңа тиз һәм бүген кирәк”


Ләйлә Дәүләтова
Ләйлә Дәүләтова

“Яшь вакытта аз-азлап бар әйберне дә эшләп калырга кирәк!” ди чираттагы “Кызган таба” кунагы, шагыйрә, автор-башкаручы, телевидение алып баручысы Ләйлә Дәүләтова.


“Кеше фикерен мин тыңлыйм, ләкин...”


Ләйлә Дәүләтова “алай киенергә ярамый, болай эшләү килешми”, дигән сүзләргә колак салмый. Ул җаның ни тели, шуны эшләү яклы.

“Минем бу “ярамый”да гомумән эшем юк. Синең аркада кемгәдер начарлык килми икән, нишләсәң дә ярый. Бер шәхеснең сүзләре искә төшә: “Мин бит доллар түгел бөтен кешегә дә ошарга”, ди Ләйлә.

“Мин холкым төрлечә була”

Ләйлә белдергәнчә, затлы киемнәр киеп җитди дуслары белән Камал театрына барган кебек, дискотекада егетләр белән биеп, күңел ачып кайта ала. Анда да ул үзен әйбәт хис итә. Дуслары арасында яшь егет-кызлардан алып өлкән яшьтәге абзый-апаларга кадәр бар.

“Әгәр үземчә ял иткәндә танып алсалар, бераз авыр тойгы булып ала. Чөнки мин анда кеше күрергә ияләнгән стильдә түгел. Ә өйдә мин сабый бала кебек”, диде Ләйлә холкы турында.

“Пәрәвездә хат алышып утыру минем өчен түгел”


Иҗатны тарату ысулы буларак газет-журнал, интернет, телевидение – барысы да берьюлы кирәк, ди Ләйлә. Шул ысулларның иң яхшысы – телевидение. Авыл абзый-апаларының интернетта утыруларына шикләнеп карый ул.

Шагыйрә, алып баручы “контакт”та утырмый. Аның исеменнән бер танышы “Дәүләтова”ны булдырырга җыена икән. Ул, гомумән, “Сәлам! Хәлләр ничек?” дип язышуны яратмый. Телефоннан да кыска һәм төгәл сөйләшүне хуп күрә.

“Вконтакте”да утыруны күз алдына китерә алмыйм. Миңа кеше тере килеш кирәк. Гадәттә бер генә кеше белән аралашырга яратам, берьюлы берничә кеше белән түгел”, ди ул.

“300 гаиләнең өчесен идеаль дип әйтеп буламы икән”

“Яңа гасыр” телеканалында 8 ел эчендә 300гә якын гаиләне экран аша күрсәтә ул. Тик шуларның өчесен генә булса да идеаль гаиләгә санап буламы икән дип шикләнә.

Фидан Гаффаров белән
“Без татарга хас икән ул – “показуха” белән шөгыльләнү, халыкка матур күренү. Бергә елмаешып әңгәмә бирәләр, халык алдына чыкканда да, театрга да бергә баралар, ә өйдә бер-берсе белән гомумән аралашмыйлар”, диде ул “Адәм белән Һава” тапшыруының төшерү мизгелләрен искә алып.

Ләйлә экран аша гаиләләрнең үзенчәлекле якларын күрсәтергә тырыша икән. Соңгы арада төшергән тапшырулар арасыннан шагыйрь Равил Фәйзуллин гаиләсен аерып әйтте, Ләйлә аларга соклануын белдерде.

“Йолдыз”лар колагына

Ләйлә белдергәнчә, яшь җырчыларның кисәк килгән популярлыктан башлары әйләнә һәм алар үз-үзләренә артык соклана башлый.

“Көне-төне экраннан кабатланып торуны алар популярлык билгесе дип санап, киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип уйлый. Тик икенче көнне башкасы чыга, монысы онытыла”, ди шагыйрә яшь башкаручылар турында.

Үрнәк итеп Асылъяр белән Дилә Нигъмәтуллинаны атады. Алар мине күрегез дип түгел, ә сезнең өчен җырлыйм дип башкаралар ди Ләйлә.

Нәрсә ул бәхет?

Шагыйрә Актаныштан чыгуы белән бик горурлана. Ә, “Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга шигъри юллар белән җавап бирә.

Бу дөньяда барын күрдем,
Карасын да агын да.
Булган саен кешеләргә
Күбрәк кирәк тагын да.

Ялгызларга пар кирәк,
Парлыларга яңасы.
Кемнәргәдер тынгы бирми,
Йөрәктәге ярасы.

Кемдер нәни шатлыктан да,
Сөенеп көлә белә.
Ап-ак кар бөртегендә дә
Матурлык күрә белә.

Кешеләргә нәрсә җитми,
Менә шул бәхет була.
Үзең ирешкәне генә
Иң биек тәхет була.

Тик шулай да бәхет артык
Тулып китмәскә тиеш.
Алга өмет калсын өчен
Нидер җитмәскә тиеш.

17 апрельдә Ләйлә яңа китабын тәкъдим итә

Бүген ул икенче китабын туплый. Исеме “Юк, юк...” дип аталачак. Әлеге иҗат җимешен тәкъдим итү 17 апрельдә “Пирамида” күңел ачу бинасында булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG