Мисыр башкаласы Каһирә үзәгенә президент Хөсни Мөбәрәкнең вазифасыннан китүенә бер атна тулуны билгеләү һәм вакытлы хакимияткә басымны дәвам итү өчен әләмнәр күтәреп меңнәрчә кеше җыелды.
30 ел хакимияттә утырган Мөбәрәк өч атнага якын дәвам итәкн протест җыеннарыннан соң узган җомгада хакимияттән китәргә мәҗбүр булды.
Тәһрир мәһданындагы “җиңү маршында” бәйрәм рухы күзәтелә. Мәйдан тирәсендә танклар торса да, документларны тикшереп кертүче хәрбиләрнең күпчелеге коралсыз.
Элекке президент тарафдарлары исә үзләренең аерым җыенын үткәрә.
Активистлар хакимиятне вакытлыча үз кулына алган Югары хәрби шурадан сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны, гадәттән тыш вәзгыять тәртибен бетерүне һәм тиз арада гадел сайлаулар үткәрүне таләп итә.