Accessibility links

Кайнар хәбәр

Имамнар татарлыктан читләшмәсен


Имамнар татарлыктан читләшмәсен
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00
йөкләү

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының атнакич Русия ислам университетында узган утырышында имамнарны татарлаштыру мәсьәләсе тикшерелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының атнакич Русия ислам университетында узган утырышында имамнарны татарлаштыру мәсьәләсе тикшерелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, соңгы вакытта дин тармагындагы үзгәрешләр аларны да борчый. Күп кенә җирләрдә татар халкына чит-ят булган күренешләр керә башлады, ди ул.

Әмма Закиров кузгаткан төп мәсьәлә – дин һәм тел бәйләнеше. Аның сүзләренчә, бүген дин әһелләренең күбесе татар телен начар белә, “Коръән теле – гарәп теле” дип, өйрәнергә дә теләми. Ә дин – телнең төп сакчысы, ди Закиров.

“Дин әһелләре гомер-гомергә телне саклаучылар булган. Еш кына без телне театр, моң саклаган дибез. Алары да үз өлешен керткәндер, әмма төп сакчы – дин. Әгәр без милли мохитне, рухны диннән аерабыз икән, аның киләчәге юк”, ди Закиров.

Конгресс башлыгы Русия ислам университетының хөкүмәт алдында абруе югары булуын әйтә. Шуңа да ул, татар телле имамнар әзерләүдә конгресс белән университет көчләрен берләштерергә кирәк, ди. Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин исә, бүген әле дини белем алучы шәкертләрнең татар телен белү дәрәҗәсе бик түбән, ди.

“Иң куркынычы – дингә килгән яшьләр кагыйдә буларак татар теленнән читләшә. Мин Корьән белән яшим, беренче чыганакларга омтылам, гореф-гадәтләр аерыла, тел минем өчен нәрсәгә кирәк, дигән яшьләр саны арта бара”, ди Мөхәммәтшин.

Чыгышын дәвам итеп, Рафыйк Мөхәммәтшин Русия ислам университетында чит илләрдә укып кайткан галимнәр белем бирә дип мактанса да, соңрак шул ук чыгышында читтәге белемнең Татарстанга яраклашмавын әйтә.

“Чит илләрдә әзерләнгән кадрлар нинди генә гыйлемле булсалар да, алар безнең таләпләргә туры килми. Аларның белемнәре дә, гореф-гадәтләрне кабул итүне күзаллавы да башкача. Шуңа күрә, бу мәгариф системасы нинди генә камил булмасын, ул теге яки бу илгә генә карый. Русиянең дини белем бирүдә үзенең мәгариф системасы булырга тиеш. Әлегә ул булдырыла башлады гына”, ди РИУ башлыгы.

Рафыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүген Русия мәгариф министрлыгы кайда нинди мәдрәсә барын да белми.

“Русия мәгариф министрлыгы мәдрәсәләр исемлеген барлый башлаган иде – шаккатты. Көч-хәл белән барлап чыкканнан соң, мәдрәсәләрнең яртысыннан күбрәгенең лицензиясе юк икәнлеге ачыкланды. Лицензияләре булганнары нинди програм белән эшли, нәрсәләр укыта – аны беркем белми”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Дин мәсьәләләренә тагын да якынрак булыр өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бу утырышын Русия ислам университетында уздырырга булды. Имамнарны татарлаштыру эшен конгресс белән университет бергәләп башкармакчы.
XS
SM
MD
LG