Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл халкы Гөлбәгъдә әби өчен борчыла


“Безнең гәҗит”нең соңгы санында “Әнигә өебездә урын юк...” язмасында Арча районы Мирҗәм авылындагы хәлләр сурәтләнә.


Бер караганда элек-электән килгән проблема кебек, ләкин әлеге очракта да төгәл генә беркемне гаепләп булмый икән. “Безнең гәҗит” журналисты Эльвира Фатыйховага да авыл халкы исеменнән язылган хатны укыгач эсселе-суыклы булып китә.

“Әби эшкә ярамый башлагач, килене ниләр генә күрсәтми хәзер. Өенә керә алмый, урамда, теләсә кемдә кунып, тамак туйдырып йөри. Мунча ягып керсәләр дә, әбине дәшмиләр. Кертеп ашаткан кешегә дә ачу саклап, явызлыгын эшләп тора килен.

Пенсиясен алып тота, ә ашарына берни бирми. Эшкә киткәндә өйдәге ипиләрне, чәйнекләрне җыеп куеп китә. Күптән түгел генә өс-башларын җыеп, бакчада яндырган. Авыл халкы тагын кием-салым җыеп бирде”, диелгән Арчаның Мирҗәм авылыннан килгән хатта.

Эльвира әлеге хәлне ныклап өйрәнергә дип авылга килә. Авыл җирлеге рәисе әле яңа гына эшли башлагангамы бу хәлне ишетмәгән була. Күршеләр исә журналистка артык сүз сөйләүдән курка. Инде кайнананы кыерсыткан булып саналучы Идалия ханым исә гаепне Гөлбәгъдә әбинең үзендә күрә.

“Аның көен көйләп утыра алмыйм. Мин үзем интернатта үскән бала. Яшьтән үк әти-әнисез калдым, гомер буе рәхәт күрмәдем. (Идалия апа бу урында күз яшьләре белән елап җибәрде. – авт.) Минем белән талашасы түгел. Без икебез дә бер көн ялсыз фермада эшлибез. Ярты нервым юк инде. Чыгып асылынам дигән көннәрем күп булды. Үзем чыгып китсәм китәм, ләкин өйгә кертмим мин аны башка. Яшь вакытта үземне дә куып чыгарды ул. “Оят җиреңә кадәр череп аксын”, – дип кычкырды артымнан. Балалар кечкенәрәк чакта аларга хуҗа булып ни генә кычкырмады, мал ашатканда артыбыздан өстәп печән салып йөрде, мал кычкыра алайса дип... Элек курка идем, хәзер берсеннән дә курыкмыйм”, дип әйтә кайнана турында килен кеше. Ә Гөлбәгъдә әбинең улы Газинур тормыш иптәшеннән узып сүз әйтми икән.

“Әнә, главный...”дип хатынына төртеп күрсәтте”, ди Эльвира.

Журналист һәр якның да фикерен өйрәнә. Авыл халкы ярдәм итәргә сораган әби белән дә сөйләшеп карый. Ләкин сөйләшү бик кыска була.

“Килен белән малайны әшәке итеп калдырасы килми. Сеңлем, озак яшисем калмады. Аллаһы Тәгалә бар ул. Мин беркемгә рәнҗемим, улыма рәнҗеш төшмәсен тагын. Ул сөйләп йөри дип тә борчылмыйм. Миңа барыбер шул нигездә үләсе...” дип белдерә Гөлбәгъдә әби.

Күрешеп сөйләшүләрдән соң да “Безнең гәҗит” авторы аптырашта кала.

“Гаепне бер кеше өстенә аударып калдыру ягында түгелмен. Әйткәнемчә, гаеп ике якта да”, ди Фатыйхова. Бу мәсьәләгә авыл җирлеге битараф калмас, берәр чишелеш табылыр дигән теләк белән язманы йомгаклый.

XS
SM
MD
LG