Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа Епархиясе Башкорстанда биш миссионерлык үзәген ача


Рус православ чиркәвенең Уфа Епархиясе Башкорстанда үзенең биш миссионерлык үзәген ача.

Ул үзәкләр Уфа, Мәләүз, Нефтекамски, Белорецки һәм Туймазыда төзеләчәк.

Бу миссионерлык үзәкләренең төп эш юнәлешләре мәктәпләргә үтеп керү булачак.

Епархиянең миссионерлык үзәге белдерүенчә, мәктәпләр белән эш итү мәгълумати-аналитик төстә алып барылачак.

Шулай ук алар мәктәпләрдә дин нигезләренә өйрәтәчәк укытучыларны әзерләүдә дә үз ярдәмнәрен тәкъдим итәргә җыена.

Дин дәресләрен балаларга 2012 елдан өйрәтә башларга җыеналар.
XS
SM
MD
LG