Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәр Думасы депутатларының керемнәре 100 меңнән 40 миллионга кадәр җитә


Казан шәһәр Думасы депутатларының керемнәре 100 меңнән 40 миллионга кадәр җитә. Бу хакта декларация кампанияләренә таянып Slon.ru сәхифәсе төзегән белешмәлектә хәбәр ителә.

“Вечерняя Казань” язуынча, иң күп еллык керем депутатлар Равил Шәвәлиев, Мөслимә Латыйпова һәм Александр Колесовта икән. Казан мэры Илсур Метшинның кереме аларныкына караганда азрак булган. 2009 елны ул 5 миллион тирәсе акча эшләгән.


Үз керемнәрен күрсәткән депутатлар арасында юрист Ирек Фәйзрахманов, “Бәйрәм програмнары дирекциясе” җитәкчесе Игорь Сивов һәм “Хуҗалары булмаган хайваннарны тоткарлау” җитәкчесе Рөстәм Нуруллин иң аз акча эшләүчеләр.
XS
SM
MD
LG