Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскидагы чуалышларны тикшерү мөддәте озайтылды


Минскида 19 декабрьдәге президент сайлау көнендә булган чуалышларны тикшерү мөддәте тагын биш айга озайтылды.

Бу эшкә бәйле 42 кешегә гаепләү белдерелде, берсе инде хөкем ителде.

Чуалышлар оештыруда гаепләнүчеләрнең күпчелеге сак астына ябып тотыла. Президентлыкка намзәт булган Андрей Санников һәм Николай Статкевич та шулар арасында. Тагын биш намзәт шикләнелүче буларак илдән чыкмау турында документ имзалады.

Намзәтләрнең берсе булган Владимир Некляев төркеме активисты Василий Парфенков узган атнада 4 ел төрмәгә хөкем ителде.

Сишәмбе Русия ватандашлары Артем Бреус белән Иван Гапоновны хөкем итү башлана. Алар киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG