Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан җитәкчеләре, татарча сөйләшегез!"


Халыкара Туган тел көнендә татар иҗтимагый үзәге Татарстан җитәкчеләрен татарча сөйләшергә, милли мәктәпләр ачарга чакырды.


21 февраль – Халыкара туган тел көнендә татар иҗтимагый үзәге татар телен яклап пикет оештырды. Пикет Казан Кирмәне янындагы Муса Җәлил һәйкәле тирәсендә узды. Урамда 30 дәрәҗә салкын булса да, сигез кеше плакат тотып торды.

Телне саклау Сталинград сугышына тиң

Пикетка җыелучылар “Татар мәктәпләре ябылды, яңа президент ачармы?”, “Татарлар! Туган телегез өчен сугыш – Сталинград каршылыгы. Бер адым да артка чигенмәскә!”, “Метшин, Һадиуллин! Һәр районда татар мәктәбе булырга тиеш!”, “Соңгы өч елда Татарстанда 176 татар мәктәбе ябылды. Барысы да татарныкы”, “Басып алучылар, аларның хезмәтчеләре татар мәгарифен юкка чыгару өчен тырыша”, “Альберт Гыйлметдинов, татар мәгарифен кире кайтаруны таләп итәбез! Андреева, Песошин, татар мәгарифен юк итүне туктатыгыз!” дигән шигарләр күтәреп торды.

Иҗтимагый үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт Казанда татар мохитен булдыру өчен яңа татар мәктәпләрен ачарга, түрәләр татарча сөйләшә башларга тиеш дип саный. “Дөньяның яратылышы” кебек фестивальләр үткәргәнче, Казан мэры Илсур Метшин татар чараларын оештыру турында уйларга тиеш.

Мәктәп бетсә, авыл бетә

Иҗтимагый үзәк соңгы өч елда Татарстанда 176 татар мәктәбе ябылды дигән мәгълүмат тапкан. Авылларда мәктәп ябылгач, авыл үзе дә әкрен генә бетәчәк. Әгерҗе районы Бубый авылы мәктәбен ябарга җыенуны иҗтимагый үзәк вәкилләре борчылып кабул иткән. Заманында мәгариф үзәге булган авылны җитәкчеләр махсус бетерә, ди Галишан Нуриәхмәт.

Әмма авылларда гына түгел, Казанның үзендә татар мәктәпләре иске биналарда урнашкан. Аларны яңа биналарга күчерү һаман да хәл ителми. 178 санлы яңа мәктәп тә татарныкы итеп ачылмады. Гәрчә, элекке президент Шәймиев татарныкы булачак, дип вәгъдә биргән иде. Әмма биргән вәгъдәләр үтәлмәде.

Татарстанда хәзер яңа бер тенденция күзәтелә: җитәкчеләр башлангыч сыйныфларда гына татарча укытмакчы, милли тәрбияне гаилә бирергә тиеш дигән фикерләр әйтә. Ә ТИҮ телне дәүләт тә сакларга тиеш дип саный.

“Милли университет кирәк!”

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Гөлфәния Җәләлева татар мәктәпләренең хәле белән даими танышып тора. Аның сүзләренчә, Казанда милли университет ачарга һәм татарның бәйсез мәгариф системын булдырырга кирәк.

“БДИны урысча гына тапшыру татар телен бетерүгә бер адым. Татарстан БДИ бирүдә 75нче урында тора. Чөнки татарча укыган балалар урысча имтихан биргәч, артта калуы билгеле”, ди Җәләлева.

ТИҮ: Русияне полиция дәүләте дип атыйсы кала


Марат Мөлеков исемендәге үзәк Дәүләт Думасына мөрәҗәгать кабул иткән. Аннан күренгәнчә, 309нчы канун халыкларның хокукларын боза.

“Милли мәктәпләрне җимерүче Русия мәгариф министры Фурсенко Уфада төбәкләрдә чыгарылган дәреслекләр өстеннән тикшерүне арттыру турында сөйли. Русия Конституциясен бетереп, Русияне унитар полиция дәүләте дип атау дөресрәк булыр”, диелә мөрәҗәгатьтә.

“Күңелем теле”: милли мохтарият эшкә керешә

21 февраль – Туган тел көнендә Казанда зур чаралар узмады. Ә менә Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте “Күңелем теле” проекты турында хәбәр итте.

Мохтарият хатында 1992 елда Русиянең Европа Берлегенең “Азчылык һәм төбәк телләре турындагы хартиясе”нә кул куюы әйтелә. Әлеге Хартия нигезендә илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең туган телләрен саклап калу, үстерүдә зур эш башкарылырга тиеш.

Әлегә Хартия Русиядә ратификацияләнмәгән. Бу эш берничә этапта дәвам итәчәк. Аның чираттагы этабы 2009-2011 елларга тәгаенләнгән. Ул “Русиядәге милли азчылык: телләрне, мәдәниятне, мәгълүмат чараларын һәм гражданлык җәмгыятен үстерү” дип аталган програм нигезендә тормышка ашырыла.

Әлеге програм кысаларында 2010 елда азчылыкны тәшкил иткән телләрне үстерүгә юнәлтелгән проектларга бәйге үткәрелде. Ел буе дәвам иткән бәйгегә 314 проект тәкъдим ителде. Ярышка үткәрелгән 282 эш арасында татар федераль милли-мәдәни мохтарияте тәкъдим иткән “Күңелем теле” проекты да бар. Әлеге проект экспертлар тарафыннан хуплау тапты һәм 24 җиңүче арасына кертелде.

“Күңелем теле” проектында татар телен өйрәнүчеләр өчен укыту-методик комплексы тәкъдим ителә. Әлеге комплекс татар телен өйрәнү дәреслеге һәм аудиокитаптан торачак. Дәреслек Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы укытучылары тарафыннан эшләнде.

“Әлеге комплекс чит төбәкләрдә татар телен өйрәнүчеләр өчен алыштыргысыз кулланма булачак. Чөнки чит төбәкләр өчен махсус дәреслекләр әлегә кадәр эшләнмәгән иде. Яңа дәреслек исә татар телен төркемнәрдә дә, үзлектән дә өйрәнү мөмкинлеген бирә. Укучы кагыйдә өйрәнеп кенә калмый, ул аудиодәреслек ярдәмендә сөйләм телен дә шомарта”, диелә мохтарият хатында.

“Күңелем теле” проектын тәкъдим итү 2011 елның апрелендә үтә. Анда Европа Шурасы вәкилләре, тел галимнәре, төбәкләрдәге татар теле белгечләре катнашыр дип көтелә. Проектны тәкъдим иткәннән соң, әлеге дәреслекләр төбәкләрдәге милли оешмаларга таратылачак.
XS
SM
MD
LG