Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык бәйрәм итүен итә, әмма гаскәргә бик ышанмый


"Русия почтасы"ның Ватанны саклаучылар көненә багышлап чыгарылган конверты
"Русия почтасы"ның Ватанны саклаучылар көненә багышлап чыгарылган конверты

Ватанны саклаучылар көне җәмгыятьтә төрлечә кабул ителә. "Ачык микрофон" казаннарның Русия армиясенә булган мөнәсәбәтен белеште.


Русия почтасы 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Георгий Победоносец сурәте белән бәйрәм конвертларын чыгарган иде. Шундый хатларның берсе "Азатлык" радиосына да килде.

Белешмәләргә караганда, изге Георгий диндә православ гаскәрләренең яклаучысы булып санала. Аның сурәте икона, медаль һәм хәрби әйберләрдә еш кулланыла. Шулай итеп Русия почтасы Ватанны яклаучылар көнен шулай күз алдына китерә. Ватанны кемнең һәм кемнән саклавы турында бу конвертта аңлатмалар юк.

23 февраль – элекке Кызыл-Совет армиясе көне. Берничә ел элек армия һәм хәрби диңгез флоты көне дип аталган шушы бәйрәмгә яңа сулыш өрелде: 23 февральне хәзер күбрәк армия, хәрби чараларда катнашучылар һәм, гомумән, бөтен ир-атлар көне итеп билгелиләр.

Тик солдатлар гарипләнеп кайткан, бик аз акчага эшләгән армия ни дәрәҗәдә илне саклый ала микән? Шул уңайдан "Азатлык" радиосы Казан урамнарында сораштыру үткәрде. Казаннар Русия армиясенең ватанны саклавына ышана микән? Бу сорауга түбәндәге җаваплар алынды.

– Ышанам. Мин бит Русиядә яшим.1977-79 елларда Германиядә хезмәт иттем. Без хезмәт иткәндә армия яхшы иде. Хәзерге армия турында берни дә әйтә алмыйм. Яшьләр ни уйлый торгандыр – анысын белмим.

– Русия дәүләтенең киләчәге яхшы булсын дип ышанасы килә. Безнең таныш егетләр Ингушетиядә хезмәт итеп кайтты.

– Безгә берәр ил һөҗүм итсә, без барыбыз да илебезне якларга чыгачакбыз.

– Саклыйлар. Әлбәттә, саклыйлар. Менә минем улым Калининград өлкәсендә Балтыйк буенда диңгезче булып хезмәт итте. Бик матур итеп хезмәт итеп кайтты. Шәймиев тараткан телефон белән сөйләшеп тордык. Үзебез акча салып, улым белән көн дә сөйләшеп тордык.

– Мин Свердлау шәһәрендә хезмәт иттем. Миңа хәзер 22 яшь. Анда искитмәле “бабайчылык”. Икенче ел хезмәттә булганнар яңа килгәннәрне мыскыллап, корсакларына тибеп җәфалыйлар. Анда эчәләр, тарталар, йөгерә алмыйлар. Мин үзем дә йөгерә алмый идем. Миңа да бик күп эләкте, сәламәтлегем какшады. Андыйлар илне саклый алмыйлар.

– Менә шуңа да минем армиягә барасым килми.

– Миңа 20 яшь. Минем армиягә барырга теләгем булмады. Әмма Русия армиясенең илне саклый алуына ышанам.

– Мин үзем Совет армиясендә хезмәт иттем. Ул вакытта бик яхшы иде. Русия армиясе бүгенге көндә бик начар. Тәртип юк. Солдатларга яхшы шартлар тудырылмаган. Ярый инде офицерларга быел ниндидер ташламалар ясый башладылар.

Татарстанның атом-төш коралы юк. Илнең ияртеп алып барырлык мәсләге юк. Кемне сакларга соң? Русиянең армиясе шул Мәскәүдәге олигархларны саклар өчен генә мени соң?

– Миңа әле 20 яшь. Укуымны тәмамлагач, хезмәткә барам. Мин хезмәткә әзер. Чөнки безгә ОБЖ дәресләрендә мылтыктан, пистолеттан атарга өйрәттеләр. “Строевая подготовка”ны үттек. Минем кебек малайлар күп.

– Мин ышана алмыйм, чөнки бүгенге көндә малайларны хезмәткә әзерләмиләр. Хәтта физкультура дәресләрендә дә барысы да башка имтиханга әзерләнә.
XS
SM
MD
LG