Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур төбәгендә “Татар моңы” бәйгесе


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Оренбур төбәгенең Әсәкәй район үзәгендә җиденче тапкыр үткән “Ак хисләр” фестивале кысаларында “Татар моңы” бәйгесенең беренче турына сайлап алу этапы үтте.

Бәйгедә төбәкнең унбер районыннан, ике шәһәреннән һәм Самарның Гали авылыннан башкаручылар катнашты.

“Татар моңы” халыкара бәйгесенең Әсәкәйдәге беренче туры өч сәгать дәвам итте. Шул вакыт эчендә барлыгы иллегә якын чыгыш башкарылды. Бу юлы үз һөнәрләрен җырчылар, биючеләр, сүз осталары һәм гармунчылар күрсәтте.

Бәйгедә Казаннан килгән жюри әгъзаларыннан: “Татар моңы” бәйгесенең башкаручы мөдире Вил Усманов, “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе мөдире урынбасары Миләүшә Айтуганова, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи иде.

“Татар моңы” бәйгесенең башкаручы мөдире Вил Усманов болай диде:

“Бәйге шартлары узган елдагыдан әллә ни аерылмый. Бу җирлектән бик теләп килгәннәр. Яшьләр күп. Әйтәләр бит: камиллекнең чиге юк. Киләсе елларда тагын да матуррак җырлар ишетәсе килә. Репертуар сайлау күпләр өчен дөрес булмаган. 15 яшьлек кызлар арасында ниндидер өмет бар. Казанны килеп күрсеннәр, карасыннар. Үзләренең яшьтәшләре ни дәрәҗәдә җырлый икәнен күрсеннәр дип без аларны Казанга чакырабыз. Алар: Элина Шәрифуллина, Нәдия Мусина, Рафаил Яросланов һәм Радик Ваһаповларны бик теләп икенче турга чакырабыз”.
Җиңүчеләрне бүләкләү



Миләүшә Айтуганова “Татар моңы” бәйгесе турында шуларны әйтте:

"Быел безнең “Татар моңы” бәйгесе регионнар белән берлектә уздырыла. Русия регионнарында үзләренең бәйгеләре бар. Мәсәлән, Екатеринбурда "Урал моңнары”, Новосибирскида, менә Әсәкәйдә “Ак хисләр”. Без бик шат регионнар белән берлектә эшләгәнебезгә, чөнки Оренбур төбәгенең унбер районыннан күпсанлы җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары һәм гармунчылар килгән. Алар үзара ярышалар, ә безгә “Татар моңы”на сайлау нигезе барлыкка килде. Биш-алты кешене Казанга барырга сайлап алабыз.
Татар милләтеннән булган балаларның җырлау мөмкинлеге бар. Ә минем катнаш гаиләләрдән булган башкаручыларны аерым билгеләп үтәсем килә. Әлеге күренеш безнең өчен куанычлы. Аларның җырлаулары шулкадәр табигый.

Мәсәлән, мин үзем шаккатып утырдым. Эдуард Хачатрянның әтисе әрмән, әнисе татар, ул шулкадәр моңлы итеп “Керим әле урманнарга” җырын башкарды. Юлия Леонтьеваның әтисе урыс милләтеннән, әнисе татар. Шулай булса да,бу гаиләләрдә балаларга татар халык җырларын моңланып башкарыр өчен шартлар тудырылган була. Димәк, әни кеше ана теленә, моңга мәхәббәт уята алган. Менә шул балаларны без “Татар моңы” на Казанга чакырдык. Алар төрле регионнардан килүчеләр рәтендә иң яхшылардан булмаса да, бер дәрәҗәдә булырлар дип уйлыйм”.
Бәйгедә катнашучылар



“Ак хисләр” фестивален Әсәкәй мәдәният йорты мөдире Зәйтүнә Вәлишина инде җиденче тапкыр оештыра.

Фестиваль кысаларында “Татар моңы”на биш кеше икенче турга үтте. Бу фестивальне ни өчен үткәрәбез? Үзебезнең татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары, моңнары, туган телебез саклансын, яшьләребез белсен, балаларыбыз өйрәнсен дигән теләк белән үткәрәбез.

Моннан бер көн алдан гына шушы мәдәният йорты каршында эшләп килгән һәм халык ансамбле исемен йөрткән “Чишмә” фольклор төркеменең 35 еллыгын билгеләп үттек. Шушы дәвер эчендә һәвәскәрләрдән 200дән артык кеше булгандыр.Буыннар алмашына, балалар укырга китә тора, ә алар урынына әти-әниләре кечерәкләрен китерә. Һәвәскәр күп булу сәбәпле, безнең көчебез, белгечләребез җитеп бетми. Белгечләр кирәк”, дигән теләктә калды “Ак хисләр” фестивален оештыручы Зәйтүнә Вәлишина.

Жюри әгъзалары
XS
SM
MD
LG