Accessibility links

Хәмитов башкорт тапшыруларын арттырырга куша


Башкортстанның "Юлдаш" телерадиокомпаниясендә килеп чыккан һөнәри низагтан соң, ширкәт хезмәткәрләре белән республика президенты Рөстәм Хәмитов очрашты. Уфадагы хәбәрчебез Рәмзит Абүляев анда күтәрелгән мәсьәләләр һәм ирешелгән карарлар хакында сөйләде.

Президентның сак хезмәте телевидение һәм радио бинасына иртәдән үк килде. Хезмәткәрләр дә билгеләнгән вакытка утырышлар бүлмәсенә тиз җыелды. Хәмитов телевидение хезмәткәрләренә республикадагы хәлләр, үзенең элекке президент белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде һәм соңгы вакытта Башкортстан телевидение һәм радио ширкәтеннән үзенә бик күп хатлар килүе турында әйтте. Хатларның эчтәлеген ул тискәре, дип бәяләде. Соңгы хатларның берсеннән соң Хәмитов үзе дә Юлдаш телевидениесен караган һәм анарда тапшырулар канәгатьсезлек уяткан.

Хәмитов милли республика булган Башкортстанда башкорт телендәге тапшыруларның аз булу сәбәпләре белән кызыксынды. Әмма бу сорауга анык кына җавап кайтаручы булмады.

Юлдаш телерадиокомпаниясендә тапшыруларның 30% башкорт телендә алып барыла.

"Итальян һәм Мексика сериалларын башкортчага тәрҗемә итеп күрсәтү башкорт тапшырулары санына керми", диде президентка бер ише журналистлар.

Хәмитов киләчәктә башкорт тапшырулары күләмен 60% җиткерергә күрсәтмә бирде. Калган телләргә 40% кала. Телевидение җитәкчелегенә март-апрель-май айларына кадәр шушы күрсәтмәне үтәү бурычы куелды.

- 60/40% дигәннән, анда татар телендәге тапшырулар турында да сүз булмадымы? Республикада шактый гына татарлар да яши бит.

- Очрашуда татар теленең язмышы турында, әлбәттә, сүз булды. Бу мәсьәләне республика президенты үзе түгел, ә башкортча эшләгән журналистлар күтәрде. Чөнки 20 ел дәвамында чыгып килгән "Рәйхан" тапшыруы туктатылды. Башкорт телендә эшләгән журналистлар мотлак татар телендә үзенең тамашачысы булган "Рәйхан" тапшыруы чыгарырга тиеш дигән таләп куйды. Якын киләчәктә "Рәйхан"тапшыруының да эфирга чыгуы ихтимал.

- Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның Юлдашка килүе ширкәттәге ризасызлык белән бәйле иде. Сөйләшү вакытында ризасызлык турында сүз булдымы?

- Сәбәп - ширкәт җитәкчелеге алып барган сәясәткә, идарә ысулларына ризасызлык иде. Әлбәттә, бу хакта да сүз булды. Республика президенты әйтүенчә, ул басым астында уйланылмаган һәм нигезсез карарлар кабул итәргә теләми. Телевидениенең әлеге җитәкчелегенә хәлне үзгәртү өчен беркадәр вакыт бирә. Шушы вакыттан соң, Хәмитов әйтүенчә, җитди карарлар кабул ителүе ихтимал.

- Президент белән очрашуда низагта катнашкан барлык яклар да булдымы? Аерым төркем генә президент белән очрашачак дигән хәбәрләр йөргән иде?

- Алдан президент белән очрашуда 35 кеше катнашырга тиеш, дип белдерелде. Әмма ни сәбәпледер башка хезмәткәрләр дә кертелде. Һәркем президентка үзенең соравын бирә алды. Низагта катнашучы ике як та булды анда. Әмма сөйләшүгә президент үзе юнәлеш биргәч, ул тик бер рухта гына барды. Азакта президент, тапшырулар үзгәрергә, күбрәк милли тапшырулар булырга һәм Юлдаш телевидениесендә җыр-моң мотлак калырга тиеш дип сүзгә нокта куйды. Чөнки соңгы арада алар бөтенләй югалган иде. Низагта катнашучыларның вәкилләре республика президентына сорауларын да, тәкъдимнәрен дә бер үк кимәлдә җиткерә алды.

- Рөстәм Хәмитов узган җәйдә президент вазифасына килгәч мәгълүмат чараларын “тешсезлектә”, аларны күбрәк хакимиятне мактау белән шөгыльләнүдә, тәнкыйть язмалары булмауда гаепләгән иде. Президент белән бүгенге очрашуда бу турыда да сүз булдымы?

- Республика президенты белән сөйләшүдә бу турыда сүз булмады, әмма Хәмитов республикадагы барлык процессларны чынбарлыкта күрсәтергә чакырды. Бу тәүге чиратта журналистларның үз эшчәнлегенә карашы һәм осталыгына бәйле, диде. Хәмитов чын журналист булып калырга һәм чынбарлыкны "ничек бар, шулай" җиткерергә кирәк, диде.
XS
SM
MD
LG