Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Зеландиядә сишәмбедәге җир тетрәү нәтиҗәләре: 98 кеше һәлак булган, 226 кеше табылмаган


Сишәмбе көнне Крайстрчёрч шәһәрендә көчле җир тетрәүдә 98 кеше һәлак булган һәм 226 кеше хәбәрсез югалган.

Тәгаенләнгән мәгълүматны пәнҗешәмбе көнне ил хөкүмәте башлыгы Джон Кей хәбәр итте.

Полиция белдерүенчә, җирле телерадиоширкәт бинасы җимерекләре астында 120 гә кадәр кеше калырга мөмкин. Аларның исән калуына өмет юк. Чөнки бина җимерелеп төшүгә көчле янгын башланган.

Шәһәрнең яртысы хәрабәләр хәлендә. Күп өлешендә электр һәм су юк.

Әлеге җир тетрәү Яңа Зеландия тарихында 1931 елдан иң зур һәлакәт. Ул вакытта илнең төньягында 256 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG