Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия икегә бүленде


Илнең икенче зур шәһәре Бингази тирәләре - Муаммар Каддафинең 40 еллык хакимиятенә каршы чыгучылар кулында, башкала Триполи – Каддафи көчләре контролендә.

Каддафи көчләренә режимга каршы чыгучыларны үтерү фәрманы бирелгән, дип хәбәр ителә. Либия җитәкчесе ягында сугышучылар арасында читтән ялланган көчләр дә бар. Каддафи үзенә каршы чыгучыларга "Әл-Каидә" ярдәм итә, алар илдә ислам эмирлеге оештырырга тели, дип белдерде.

Илнең көньяк-көнчыгышы, шул санда Бингази каласы да, оппозиция көчләре контролендә. Башкала Триполи исә Каддафи кулында.
Либиянең 1969нчы елга кадәр булган байрагы
Кичә Триполинең Яшел мәйданында Каддафи тарафдарларының урам җыены узды. Шәһәрдә бензин станцияләре һәм кибетләр эшли башлады. Бүген мәктәпләр дә ачылачак, дип вәгъдә ителгән иде.

Либиядәге хәлләрне яктыртучылар аз булуы сәбәпле илдәге чынбарлык турында сәгате-минуты белән белеп тору бик авыр.

Дөнья Триполидагы яңалыкларны халык төшергән видеолардан һәм чит ил дипломатларының белдерүләреннән генә чамалый.

Илнең көнчыгышында кабилә башлыклары очрашып сәяси бушлык турында киңәш тотты. Оппозиция контролендәге бу төбәктә Каддафига буйсынмаган хәрби көчләр йөри. Алар Каддафи 1969 елда бәреп төшергән хакимиятнең кызыл-кара-яшел байракларын тоткан, дип хәбәр ителә.

Бүген Урта диңгез буендагы Зәвия каласында хөкүмәт көчләре режимга каршылык белдерүче яшьләр тулы мәчеткә һөҗүм итеп, 50ләп кешене үтерде. Зәвия – мөһим нефть чыгару һәм аны су юлы белән чит илләргә җибәрү урыны булып тора.

Тагын бер кала, Шаһат, оппозиция контроленә күчүне бәйрәм итә
Триполи һава аланы Каддафи көчләре контролендә. Анда эвакуацияне көткән дистәләгән мең чит ил кешесе җыелды.

Мәрмәрис шәһәренә килеп җиткән Төркия ватандашлары үзләренең соңгы көннәрдә тотык хәлендә булганын, ризык, хәтта су да бирелмәгәнен сөйләде.

Мисыр белән Тунис кешеләре Либия хөкүмәте көчләре тарафыннан аеруча кискен кыерсытуга дучар булган. Хакимиятләр Либиядәге чуалышларга Мисыр һәм Тунистагы бәрелешләр этәргеч булды, дип саный.
XS
SM
MD
LG