Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда эчке эшләр министры урынбасары Дәүләтшин эшеннән алынды


Русия президенты Медведев үз фәрманы белән Русия эчке эшләр министрлыгында 7 генерал-майор һәм 1 полковникны эшеннән алды.

Алар арасында Мәскәү эчке эшләр идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары һәм Русия эчке эшләр министрлыгының баш инспекторы да бар.

Шулай ук Татарстанда эчке эшләр министрының урынбасары, җәмәгатьчелек иминлеге бүлеге башлыгы Евгений Дәүләтшин да вазыйфаларыннан алынды.

Удмуртия, Чиләбе, Ставрополь өлкәләре, Ненец автоном бүлгесендәге югары вазифадагы түрәләр дә эшеннән җибәрелгән.

Сәбәпләре хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG