Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО кеше хокуклары шурасы Либиядәге вәзгыятьне тикшерде


Кеше хокуклары идарәсе башлыгы Нэви Пиллей, Либиядә баш күтәрүчеләргә каршы Каддафи режимы алып бара торган бастырулар борчу тудыра, дип белдерде.

БМО кеше хокуклары шурасының Женевада үткән махсус утырышында чыгыш ясап Пиллей, хөкүмәткә каршы демонстрацияләрне Каддафи режимы бастырганда меңнәрчә гади халык үтерелгән һәм яраланган, дип әйтте.

НАТО генераль секретаре Андрес Фог Расмуссен тәкъдиме белән бүген НАТОның илчеләр шурасы җыелышы үтәчәк. Анда Либиядәге вәзгыять тикшереләчәк.
XS
SM
MD
LG