Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Марино тоткыны рәхәтлеккә чыдый алмый


Күрше рестораннан әле генә пешеп чыккан ризык ашап, көн саен ишек алдына чыгып диңгез һавасын сулап утыручы тоткыннар буламы? Булса, андый затны тоткын дип атап буламы?

Дөньяның иң кечкенә дәүләтләренең берсе булган, Италия эчендә утырган Сан-Марино республикасы төрмәсендә 30 яшьлек бер ир утыра. Ул - илдәге бердәнбер тоткын!

2009 елда төрмәдә 14 тоткын булса, узган ел аларның барысы да хөкем мөтдәте тәмамланып иреккә чыккан. Менә инде айдан артык Сан-Марино тоткыны ялгызлыктан газаплана.

Спорт белән шөгыльләнгәндә дә, телевизор караганда да, китапханәдә дә бу кеше яп-ялгыз икән. Сирәк кенә янына адвокаты һәм туганнары килеп китә. Гаилә әгъзаләренә кул күтәргәне өчен бу кеше төрмәдә тагын сигез ай утырачак.

Сан-Маринода 30 меңләп кеше яши. Дәүләтнең мәйданы 61 км2.
XS
SM
MD
LG