Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия киләчәге андагы кабиләләрнең килешүенә бәйле


Каддафи Йәмән президенты Гали Габдулла Сәлих (с) һәм Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк белән (у) 2010 елда Африка-Гарәп саммитында
Каддафи Йәмән президенты Гали Габдулла Сәлих (с) һәм Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк белән (у) 2010 елда Африка-Гарәп саммитында

Либия – 100дән артык милләт яшәгән, күп санлы кабиләләргә бүленгән бер ил. Андагы тынычлык кабиләләрнең үзара мөнәсәбәтләреннән тора.

Ризасызлык чараларының беренче көннәрендә халыкара җәмәгатьчелек Либиядәге хәлләрне борчылып, әмма тыкшынмыйча читтән генә күзәткән булса, соңгы көннәрдә халыкара сәхнәдә Триполигә чикләүләр кертү таләпләре яңгырый башлады. Кайберләре инде гамәлгә дә кертелде.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Катрин Эштон, Муаммар Каддафине үз халкына каршы көч кулланганы өчен җәзаларга чакырып, Либия җитәкчеләренә сәяхәт итүне тыю, банклардагы акчаларын туңдыру кебек чикләүләр тәкъдим итте.

Либиягә каршы чикләүләр кертү мәсьәләсен Нью-Йоркта БМОның Иминлек Шурасы инде карады да. Аның карарында сәяхәт тыюдан тыш, Либиягә кораллар сатуны туктату кебек чара да бар. Моңардан тыш бу карарда, халыкка каршы кырыс чаралар, ут ачуларны тикшерү өчен бу эшкә Халыкара Җинаять мәхкәмәсен җәлеп итү дә тәкъдим ителә.

Иминлек Шурасының әлеге карары бертавыштан кабул ителде.

Көч куллану кимеми

Триполидә урам җыеннарында катнашкан халыкка ут ачу очраклары дәвам итә. Шимбә алай да башкалада чагыштырмача тыныч үтте дип хәбәр ителде.

Берүк вакытта хөкүмәт протестларны гади халыкка эш хакларын арттыруны, ашамлыклар өләшү һәм гаиләләргә өстәмә акчалар вәгъдә итеп туктатырга тырыша. Әмма инде атнадан артык каршылык белдереп урамнардан кермәгән халыкның моңа риза булачагына ышану бик кыен.

Илнең Бингази каласы тирәсендәге көньяк-көнчыгыш төбәге оппозиция көчләре контролендә. Башкала Триполигә якын районнар Муаммар Каддафи җитәкчелегендәге хөкүмәт көчләре һәм читтән ялланган гаскәрләр кулында.

Либия тынычлыгы милләтара мөнәсәбәтләрдән тора

Көнбатышында Тунис, көнчыгышында Мисыр белән чиктәш булган Либиядә хәлләр күрше дәүләтләрдәге сценарий белән дәвам итәр дип фаразлау бик авыр. Халкы 6.5 миллион булган илдә 100дән артык кабилә һәм төрле милләт вәкилләре яши. Либиянең киләчәге шушы кабиләләрнең ни дәрәҗәдә дус яки дошман булып яши алуларына бәйле, ди Каһирәдә урнашкан “Әл-Ахрам” сәяси һәм стратегик өйрәнүләр үзәге башлыгы Җамал Габдел Җәвәд.

“Либиядәге бу бәрелешләр ватандашлар сугышына әйләнеп озакка сузылган хәрби низаг рәвешен алырга мөмкин. Андагы хәлләр Чад, Нигерия яки Судан кебек илләрдәге хәлләрне хәтерләтә. Анда да көчләр артык күп тупланган иде,” ди “Әл-Ахрам” башлыгы.

Каддафинең Либиядәге кабиләләр бер мөнәсәбәтләре төрлечә. Илнең иң зур һәм йогынтылы кабиләләренең берсе – варфалла – ил җитәкчесенә каршы чыгарга чакырды. Бу кабилә Либиянең нефтькә бай көнбатышында хакимлек итә. Аңа миллион ярымлап кеше керә. 1993 елда варфалла кабиләсе Каддафигә каршы фетнә оештырып карады, әмма фетнә көч белән куып таратылды.

Каддафи мәгарә кабиләсе яклавына таянып килде. Шулай ук илдә йогынтысы зур булган бу кабилә әгъзаләре Дәүләт Иминлек Шурасы һәм Инкыйлап комитетларында да бар. Каддафинең урынбасары һәм кияве булган Габдулла Әс-Сәнүсси дә мәгарә нәселе кешесе.

Либиядә 30лап зур һәм 100гә якын кечерәк кабиләләр бар. Иң зур милли төркемнәр - гарәпләр һәм гарәпләштерелгән бәрбәрләр.

Бүгенге көндә илдәге хәлләрне алай да чын сугыш дип атап булмый, ди белгечләр.

Сугышның башлану-башланмавы Муаммар Каддафинең үз урыныннан һәм илдән ничек итеп китүеннән, якын көннәрдә нинди фәрманнар бирүеннән тора.
XS
SM
MD
LG