Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмованың иҗат кичәсендә сәяси темалар күтәрелде


Кичәне алып баручы Исламия Хәйбуллина (с), Фәүзия Бәйрәмова (у)
Кичәне алып баручы Исламия Хәйбуллина (с), Фәүзия Бәйрәмова (у)

Чаллының Үзәк китапханәсендә язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың иҗат кичәсе узды. Ул очрашуга килгән кешеләрнең күптөрле сорауларына да җавап бирде.


Кичәгә килгән халыкны Фәүзия ханымның әдәбиятка беренче адымнары, милли күтәрелеш чорындагы иҗаты, дин әһелләренә, Алтын Урда чорына, Муса Җәлил, Зәки Вәлиди кебек каршылыклы шәхесләргә булган мөнәсәбәте кызыксындырды.

Ф.Бәйрәмова милли-сәяси вазгыятькә бәя бирүне бу юлы калдырып торып, әдәбият, иҗат турында гына сөйләшүне тәкъдим итте. Кичәне алып баручы Исламия Хәйбуллина соравы белән 1985-90нчы елларда язылган "Моң", "Күл балыгы", "Канатсыз акчарлаклар", "Болын" дип аталган беренче китапларының эчтәлекләренә кабат кайтты.

Очрашуның сорау-җавап өлеше исә барыбер сәяси яссылыкка күчте. Бер сорау мондыйрак иде: "Ни өчен сез 1990 елларда бәйсезлек тарафында торган татар мәшһүрләре, мисал өчен Миркасыйм Госмановлар белән бергә Татарстан бәйсезлеген тануны сорап, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итмәдегез?"
Фәүзия Бәйрәмова китаплары

"БМОга, Европа парламентына без түгел, дәүләт җитәкчеләре мөрәҗәгать итәргә тиеш иде. Дәүләтебез тарафыннан бәйсезлек декларациясен халыкара югарылыкка күтәрүче булмады, шуңа да без "утырып" калдык. Миркасыйм абыйлар Шәймиев белән бер арбада иде. Милли хәрәкәт, Милли Мәҗлес исеменнән 1992-1994 елларда БМО җитәкчесе Бутрос Бутрос Галигә, башка оешмаларга бик күп яздык. Ләкин безгә, "сез түгел, ә сезнең дәүләт җитәкчеләрегез мөрәҗәгать итәргә тиеш" дип җавап бирделәр, ди Бәйрәмова.

Сүз муллалар хакында да барды


Дин әһелләре белән милли хәрәкәт арасында бердәмлек булмавына Фәүзия Бәйрәмованың мөнәсәбәте белән кызыксынучылар да булды.

”Милли күтәрелеш чорында Чаллы, Казан муллалары безнең белән иде. Мәчетләр булдыруда,Татарстанда Диния нәзарәте төзүдә милли хәрәкәт өлеше зур булды. Ләкин соңрак муллаларга "Милли хәрәкәт белән булсагыз эшегез пешмәс, әллә кая барып чыгарсыз, алар дөрес юлда түгел, шыпырт кына мәчетләрегездә утырыгыз", диделәр. Ә без муллаларга, "милли хәрәкәт вәкилләрен утыртып бетерсәләр, чират сезгә дә җитәр", дип кисәтеп килдек.

Милләтчеләрне мәйданнан тибеп чыгарган кебек, дин әһелләрен дә шулай типтеләр. Бу миңа сөенеч китерми, киресенчә, борчый. Без барыбыз да, шул исәптән Шәймиев тә, бергә булырга тиеш булганбыздыр. Ләкин муллаларга да, Шәймиевкә дә милләтчеләр кирәк булмады.

Татарга авыр чакта милләтчеләр генә оран салды. Хәзер инде кычкыручы да юк. Безне телевидениегә, газетка чыгаручы юк. Менә хәзер чират муллаларга да җитте, алар да сабак алыр”, ди Фәүзия ханым.

Халыкны артистлар да, Вәлиди һәм Җәлил язмышы да борчый

Әдәбияттан бераз читкә китеп, бүгенге татар җырчылары хакында да Ф.Бәйрәмованың фикерен сораучылар булды.

"Җырчылар арасында зәвыксызлыкны телевидение тудыра, шуннан файда күрә. Телевидениедәге җырчыларның көйләре дә, сүзләре дә, йөзләре һәм киемнәре дә юк. Алар бер буш урын кебек. Мин аларны базарга бәрәңге сатарга да алмас идем. Милләтнең йөзен болар күрсәтә икән, Аллам сакласын. Бөтен татар зыялылары җыелып, моны туктатыгыз дип әйтер вакыт җитте", дип саный ул.

Купсанлы сораулар арасында Зәки Вәлидигә кагылышлысы да булып, Фәүзия ханым анысын да җавапсыз калдырмады.

”Татар һәм башкорт икесе бер дәүләт аласы урынга, башта башкортлар большевиклардан бәләкәй генә автономия алып кайтты. Аннан инде татарларга да бирделәр. З.Вәлидигә Гаяз Исхакый татар-башкорт бердәмлеген шулай бозган өчен үлгәнче кулын да бирми. Хәзер инде Вәлидине урыслар фашистлар белән элемтә тотуда гаепли.

Зәки Вәлиди – фаҗигале шәхес. Милләтен дә билгели алмаган, татармы, типтәрме, башкортмы ул? Һитлергамы, төреккәме хезмәт итә – ачык түгел. Галим буларак ул өйрәнергә лаеклы шәхес, ләкин сәясәтче буларак, салган зыяны бик зур”, дигән фикерен әйтте язучы.

Татар тарихында Алтын Урда чоры аерым бер урын алып тора. Кызыксынучылар булганга, язучы шушы чорга да мөнәсәбәтен белдерде.

”Татарны кимсетү өчен "татар-монгол" терминын уйлап тапканнар. Алтын Урдада урыслар бер дә начар яшәмәгән. Чиркәүләрен тотканнар, нибары 10% ясак түләгәннәр. Бернинди авырлык, кысу күрмәгәннәр. Ә хәзер без Русиягә 90% салым түлибез. Кайсысы моның "иго", игәүләү? Хәзер мин, тарихчы буларак, бу күренешне ныклап өйрәнәм", дип белдерде Ф. Бәйрәмова.

Очрашуда Муса Җәлил турында да сүз булды. "Мин Муса Җәлилгә кагылышлы язмаларым өчен күп кыйналдым. Алга таба бу темага бөтенләй кермәскә дигән фикергә дә килдем", ди Фәүзия ханым. Шулай да ул Гариф Солтан белән булган очрашуларны, шуннан соң язылган мәкаләләрнең ничек барлыкка килүен искә алды.
XS
SM
MD
LG