Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан вәкиллеге Саксония ярминкәсенә килә


intec ярминәксе быел 13нче тапкыр үткәрелә
intec ярминәксе быел 13нче тапкыр үткәрелә

Германиянең Саксония җире Татарстан белән бәйләнешләрен ныгыта. Бу атнада Лейпциг шәһәрендә үтәчәк сәнәгать ярминкәләрендә Татарстаннан зур вәкиллек катнаша.


Германиянең DPA агентлыгы хәбәр итүенчә, 1–4 март көннәрендә Лейпциг шәһәрендә үтәчәк Z һәм intec дип аталган сәнәгать ярминкәләренә Казаннан зур вәкиллек килә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән төркемгә хөкүмәт әгъзалары, сәнәгать җитәкчеләре, барлыгы 50-ләп кеше керә.

Ярминкәдә катнашудан тыш, Татарстан вәкилләренең Саксония хөкүмәте башлыгы Станислав Тиллих һәм икътисад министры Свен Морлок белән очрашуы каралган. Тиллих белән Морлок үзләре дә күптән түгел Татарстанда булып кайткан иде.

Станислав Тиллих әйтүенә караганда, Татарстанны Саксониядә җитештерелгән күп кенә тауарлар һәм технологияләр кызыксындыра. "Саксония җире Татарстан белән инде биш ел "тыгыз һәм өметле" хезмәттәшлек алып бара", ди Саксония хөкүмәте җитәкчесе.

DPA агентлыгы Свен Морлокның, Татарстан Русиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе дигән сүзләрен китерә. Саксония икътисад министры сүзләренчә, Татарстандагы машина, очкычлар җитештерү һәм нефть сәнәгатьләре ике арадагы хезмәттәшлеккә ныклы нигез булып тора.
XS
SM
MD
LG