Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театры Зәки Вәлидине Казанга алып килә


14-21 мартта Казанда Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры гастроле. Гафурилар Казанга "Әхмәтзәки Вәлиди Туган" спектаклен алып килгән. Рөстәм Хәмитов башкортларга татар театры белән дус булырга кушкан.

Мәҗит Гафури театры 14-21 мартта Казанда узачак сәфәре алдыннан матбугат очрашуы уздырды. Сөйләшүдә театрның мөдире Хөрмәтулла Үтәшев, баш режиссер Айрат Абушахманов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Илсөяр Газетдинова, Башкортстанның халык артистлары Илдар Гомәров һәм Сара Буранбаева катнашты.

Башкортлар ниләр алып килгән?

Кунак ашы кара каршы дигәндәй, көз аенда Камал театры Уфада гастрольдә булып кайтты. Хәзер җавап йөзеннән гафурилар Казанга килде. Соңгы тапкыр Гафури театры Казанда 2008 елда булган иде.

"Кодача" спектаклен исәпкә алмаганда, Гафури театры Казанга яңа әсәрләр алып килгән. Болар:

14 март. "Әхмәтзәки Вәлиди Туган" (Драматург Н.Әсәнбаев). Тарихи драма. Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.

15 март. "Шәүрәкәй" (Драматург М.Буранголов). Музыкаль комедия. Спектакль 2 сәгать бара.
Иманыбыз һәм азатлыкка булган мәхәббәтебез безне һәрвакыт котылу юлларына чыгарыр һәм алга өндәр. Зәки Вәлиди

16 март. "Минем гаиләм" (Драматург Т.Дәүләтбирдина). Мелодрама. Спектакль 2 сәгать бара.

17 март. "Алтын ачкыч - Remake" (Драматург А.Толстой). Музыкаль маҗара. Спектакль 1 сәгать 10 минут бара.

"Хыялый" (Драматург С.Әбүзәр). Лирик комедия. Спектакль 2 сәгать бара.

18 март. "Балакайларым" (Драматург Ә.Атнабаев) Мелодрама. Спектакль 3 сәгать бара.

19 март. "Кодача" (Драматурглар Б.Бикбай, З.Исмәгыйлев). Музыкаль комедия. Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.

20 март. Театраль концерт. Концерт 2 сәгать 15 минут бара.

21 март. "Шәүрәкәй" (Драматург М.Буранголов). Музыкаль комедия. Спектакль 2 сәгать бара.

Театраль концертта Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Сара Буранбаева, Илсөяр Газетдинова, Сәгыйдулла Байегет һәм башкалар катнаша.

Вәлиди тирәсендәге бәхәс – Мәскәү эше

Гафури театры гастролен Нәҗип Әсәнбаевның "Әхмәтзәки Вәлиди Туган" әсәре белән башлап җибәрә. Спектакль Башкортстанга нигез салган, төрки дөньяда күренекле галим, гомеренең күп өлешен Төркиядә уздырган Әхмәтзәки Вәлиди турында. Әмма Башкортстанда вакыт-вакыт әлеге шәхес тирәсендә каршылык чыгып ала. Аны алманнар белән хезмәттәшлек итүдә гаеплиләр. Соңгы айларда бу бәхәс тагын кабынып китте.

Театр мөдире Хөрмәтулла Үтәшев Зәки Вәлиди тирәсендәге бәхәсне Мәскәү көчләре алып бара дип белдерде.

Хөрмәтулла Үтәшев
"Бу вакытлыча булган кампания булды. Моның дәвамы юк. Кемгәдер шулай кирәк булгандыр. Вәлидинең гаебен фактик рәвештә исбатлаган кәгазьләр юк. Бу – фараз, хыял.

Шулай да спектакльдә сәясәт күрсәтелми. Әхмәтзәки Вәлиди әсәрдә гадәти кеше буларак күрсәтелә. Ул гашыйк була, балалары туа. Иң беренче чиратта ул – дөньяга билгеле галим. Спектакльне Төркиядә дә күрсәттек. Вәлидинең укучылары бүген күренекле профессорлар булган. Алар аны җылы сүзләр белән искә алды", ди Хөрмәтулла Үтәшев.

Әсәр сәяси түгел

Зәки Вәлиди ролен Илдар Гомәров башкара. Артист сүзләренчә, билгеле шәхесләргә гаеп тагып, аннан аларны утыртып кую сәясәте бер Зәки Вәлидигә генә кагылмый. Андыйлар Татарстанда да күп. Шуларның берсе – шагыйрь Хәсән Туфан. Илдар Гомәров Хәсән Туфан турында спектакль куелса, Туфан ролен уйнарга әзер.

"Венада чакта Вәлиди Зигмунд Фрейд белән дуслашып китә. Билгеле сәясәтчеләр белән таныш була. Аклыйсы исемнәребез бик күп әле. Һәрбер халык үзенең шәхесләрен күтәрергә тиеш", ди Илдар Гомәров.
Уңнан сулга: Хөрмәтулла Үтәшев, Илсөяр Газетдинова, Сара Буранбаева, Илдар Гомәров


Сара Буранбаева исә “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектаклен сәнгати яктан югары бәяли. Анда галимнең балачагы, ата-анасы, беренче гаиләсе, Төркиягә барып чыгуы күрсәтелә.

"Әсәр сәяси түгел. Ул кеше язмышы хакында. "Әхмәтзәки Вәлиди Туган" татарстаннарга да ошар. Башкортстанда бу спектакльне кабат-кабат караучылар бар. Бу әсәрне карагач, Татарстанда Зәки Вәлиди турында күбрәк белерләр", диде Сара Буранбаева.

Башкортстанда драматургларга кытлык


Татарстандагы кебек күрше республикада да яшь драматургларга кытлык. Күбесе олы яшьтә. Бу проблемны артистка Илсөяр Газетдинова күтәрде.
"Драматургларның күбесе олы яшьтә. Аларга алмаш әзерләнмәде. Әсәремне театр барыбер куймый дип кенә сөйлиләр", ди Илсөяр Газетдинова.
Айрат Абушахманов


Шулай да гафурилар Татарстанда яңа драматурглар килеп чыгуын "Яңа татар пьесасы" бәйгесеннән күрә.

Режиссер Айрат Абушахманов әйтүенчә, урыс театрлары милли драматургияне санлап бетерми.
Шулай да Башкортстанда башкорт әсәрләрен алар да куя икән. Шул ук вакытта башкорт театрында "Башмагым"нан кала татар әсәре юк. Элекке кебек "Галиябану", "Зәңгәр шәл"ләрне сәхнәгә чыгармыйлар.

Рөстәм Хәмитов театр белән кызыксынып тора

Хөрмәтулла Үтәшев президент Рөстәм Хәмитовның Гафури театры тормышы белән кызыксынып торуын әйтеп китте. 23 ноябрьдә Гафури театрында Әнгам Атнабаевның "Балакайларым" спектакленең премьерасы булган. Тамашага кисәтүсез генә Башкортстанның яңа президенты Рөстәм Хәмитов килгән. Спектакль башланыр алдыннан Хәмитов театр тарихы белән танышып, гафуриларга камаллар белән дус булырга кушкан икән.

Хөрмәтулла Үтәшев, Айрат Абушахманов
“Рөстәм Хәмитов күрше республикага гастрольгә баруыбыз белән кызыксынды. Яңа автобус бирергә вәгъдә бирде. 22 декабрьдә Татарстан белән Башкортстан президентлары ике арада килешү төзеде. Гафури театрының Казанга килүе әлеге килешүнең дәвамы булып тора”, ди Үтәшев.

Гафури театры Татарстанга һәрдаим бернинди каршылыксыз килде. Гәрчә, Рәхимов чорында Камал театрының Уфага баруы сират күперен узу белән бер була иде.

Татарстан башкортларның чираттагы сәфәрләренә дә ныклап әзерләнде: матбугат очрашуы узды, “Татарстан-Яңа Гасыр” каналының “Мәдәният дөньясы” тапшыруында гастроль турында сәгать ярымлык сөйләшү булды.

Гафурилар хәзер үзләре дә җиңел сулый. Мортаза Рәхимов киткәч, театрда хөрлек урнашуын яшерми әйтәләр. Димәк, сәясәтчеләрнең уеннары аркасында Сак белән Сок хәлендә калган татар-башкорт әкренләп берләшә, яңадан укмаша башлый.
XS
SM
MD
LG