Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (15)


Думадагы төрки депутатлар, уңнан беренче - Габдеррәшид Ибраһим, 1907
Думадагы төрки депутатлар, уңнан беренче - Габдеррәшид Ибраһим, 1907

Автономия идеясе һәм сәяси эшчәнлек


1905 елга кадәр Русия мөселманнары арасында автономия идеясе күренми диярлек. Патша Русиясендә Финляндия халкы бертөрле автономия рәвешеннән файдаланган, билгеле. Ләкин империядә башка кавемнәрнең хәле тулысынча хакимияттәгеләр кәефеннән торган. Бу халыклар арасында мөселманнарның вәзгыяте иң авыры булган. Аларга бу илдә гадәттә ят итеп караганнар. Бер төркем хокуклар йә чикләнгән, йә бөтенләй бирелмәгән. Мәсәлән, Русиянең Европа өлешендә яшәгән татар-башкортлар армиягә алынган, шул ук вакытта Урта Азия һәм Казакъстан халкы 1916 елга кадәр хәрби хезмәттән азат ителгән, ягъни урыслар белән бертигез хокукта булмаган.

Әлбәттә, хокукый тигезсезлекне зыялылар аңлаган, тик бу хакта сүз әйтергә кыймаганнар яисә мөмкинлек булмаган. Мондый шартларда автономия идеясенең халык арасында таралмавы бик табигый күренеш.

Русия мөселманнарыннан бу идеянең мөһимлеген аңлап, кыю рәвештә бәян иткән беренче шәхес – дин галиме, батыр сәясәтче Габдеррәшид Ибраһим (Рәшид казый) (1857-1944). Ул патша хакимиятенең иң караңгы көннәрендә үк инде чит илдә бастырган әсәрләре белән самодержавиегә каршы көрәшә. 1895 елда язган "Чубан йолдызы" исемле әсәрендә Русия мөселманнарының проблемнарын ача.

"Автономия яки мохтәрият" китабының беренче бите
Габдеррәшид Ибраһим автономиягә булган карашын "Автономия яки мохтарият" исемле китабында бәян итеп, милләттәшләренең дикъкатен бу проблемага тарта, дөресрәге, аларның "автономия" турындагы булган сай белемнәрен баета. Бу әсәрен ул бары 1905 елгы манифест чыкканнан соң гына бастыруга ирешә. "Автономия яки мохтарият"тә Габдеррәшид Ибраһим Русия хакимиятенең гаделсез идарә ысулларын кискен тәнкыйть утына тотып, мөселманнарга карата эшләнгән дини, социаль һәм сәяси хаксызлыкларны аерым-аерым күрсәтеп чыга. Китапта ул бу хакта болай яза:

Керәшеннәр кире исламга кайткан очракта Себергә сөрелә. Арабызда яшәүче рус попларына безнең телебезне өйрәнергә мәҗбүр ителми, әмма руслар белән һәрбер мөнәсәбәте-элемтәсе булмаган ырудашларыбыз мулла булырга теләсә, рус телен белүләрен исбатларга һәм шуны Уфадагы Рухани идарәдән (Оренбург мәхкәмәи шәргыясе) раслатырга тиешләр. Югыйсә, мөфтилек хемәткәрләренең мулла һәм мөәзиннәрдән имтихан алудан тыш башка хокуклары юк. Бөтен нәрсәне бары мөфти үзе хәл итә. Миллионлаган мөселманнар Ильминский исемле кяфер тарафыннан билгеләнгән мөфти кулында. Безне рус хәрефләрен кулланырга мәҗбүр итәләр. Сугыш мәйданнарында безгә мөселман кардәшләребезгә каршы сугышырга кушалар. Хөкүмәт, русларны Уралга һәм Төркестанга күчерү юлы белән мөселманнарның ул төбәкләрдә азчылыкта калуын тәэмин иткән.

Нәкъ менә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен Русия мөселманнарына автономия кирәк. Габдеррәшид Ибраһим ике төрле автономия тәкъдим итә. Акмолы, Тургай, Урал, Җидесу (Семиречье) төбәкләрендә яшәгән казакълар, Төркестан, Кавказ һәм Дагыстан мөселманнары өчен ул бер төрле мохтарият планын алга сөрсә, Эчке Русия ягъни Идел-Кама, Урал төбәге һәм Себер мөселманнарына (татар-башкортларына), араларында күп санда мосафир урыслар яшәүләре сәбәпле, башка рәвештәге автономия хокукларын таләп итә. Китаптан өзек:
Моннан тыш, Дәүләт Думасына сайлауларда мөселманнар үзләре яшәгән төбәкләргә карап түгел, гадел рәвештә халык санынча вәкил күрсәтергә һәм үзләренә аерым сәяси партия төзергә тиешләр. Мөселманнарның христианнарга (алар социал-демократлармы, суллармы, әһәмияте юк) карап нидер өмет итүләре мөмкин түгел. Чөнки узган 1912 елгы сайлау нәтиҗәләре безнең гаделлек яклы христиан дусларыбызның Сарытау, Түбән Новгород, Тамбов, Пермь, Пенза, Рязань һ.б. җирләрдәге намзәтләребезгә тавыш бирмәүләрен күрсәтте һәм нәтиҗәдә бу төбәкләрдән һичбер вәкилебез Дәүләт думасына сайланмады. Шуның өчен дә Мөселман мәркәзи шурабыз һәм Думадагы мөселман фракциясе бу хәлләр турында тәкъдим әзерләмәде. Бездә янә 25 миллион Русия мөселманнарының мәнфәгатьләрен яклау өчен төзелгән "Иттифакы мөслимин (Иттифак)" исемле сәяси оешмабыз да бар.

Шуның өчен Төркестан, Казакъстан, Дагыстан, Азәрбайҗан һәм Русиянең башка өлкәләренең төбәкләрендә яшәгән мөселманнар үзебезнең проблемнарыбызны белүче вәкилләр сайлап, комиссия төзергә тиешләр. Бердәмлек булмаган тәкъдирдә бөтен нәрсәдән мәхрүм калырбыз, юкка чыгарбыз.
Габдеррәшид Ибраһим шулай итеп үз фикерләрен бик ачык белдергән. Илдәге һәр мөселман бу фикерләрне уртаклашкандыр, мөгаен. Әсәрнең аңа охшашлардан аерылып торучы бер ягы бар, ул да булса эчтәлекнең тыгыз, җыйнак формада бирелүе, проблемнарны күрсәтү генә түгел, аларны чишү юлларын билгеләү. Кыскасы, "Автономия..." Русия төркиләренең тәҗрибәләре белән формалашып килгән сәяси карашларын чагылдыра.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG