Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия ярларына АКШ хәрби кораблары якынлаша


БМОдагы АКШ вәкиле Сьюзан Райс Либия җитәкчесе Муаммар Каддафиның соңгы белдерүләре аның чынбарлыктан ни кадәр ераклашканлыгын күрсәтә диде.

Дүшәмбе чит ил журналистлары белән очрашуда Каддафи халыкның аны “яратуы” турында сөйләде һәм хакимият тарафдарлары белән оппозиция арасында бәрелешләр бару турындагы хәбәрләрне кире какты.

Райс шулай ук АКШ Либиядәге оппозицион төркемнәр белән бәйләнешләр урнаштыра диде.

Хәзерге вакытта Либия ярларына АКШ хәрби кораблары якынлаша.
XS
SM
MD
LG