Accessibility links

Ишек ачыгыз, полиция!


1 марттан Русиядә милиция хезмәткәрләре полиция дип атала башлаячак. Полиция турындагы федераль канун үз көченә керде. Әмма 2012 елга кадәр күчеш чоры булганга күрә тәртип сагындагыларга элеккечә “иптәш милиционер” дип дәшәргә була.


Русиядә бүгеннән башлап халыкны милиция түгел, ә полиция яклый башлады. Хөкүмәт җитәкчеләре сүзләренә караганда полиция хезмәткәрләре халык белән эшләгәндә игътибарлырак һәм гаделрәк булачак.

Яңа канун кушканча, полиция хезмәткәре үзе тоткарлаган ватандашка бер тапкыр шалтыратырга рөхсәт итәчәк. Шулай ук урам җыеннарына катнашучыларны тоткарлаганда аларның кулларына богау салу да тыелачак. Һәм башка кагыйдәләрне дә полиция хезмәткәрләре яңа канун буенча үти башлаячак.

Шулай да бүгенге көндә Казандагы күп кенә хокук саклаучылар үзләре дә дөрес атамаларын төгәл генә белеп бетерми. Безгә бу анык кына билгеле түгел, ди алар.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге вәкиле Әлфия Сафина сүзләренә караганда, тәртип сагында торучыларга әлегә “иптәш милиционер” дип дәшү дөрес булыр.

Татарстанда “халык аттестациясе” чарасы бара


Хәзер хокук сакчылары полиция хезмәткәре булу өчен аттестация уза. Анда уңай бәяләнмәгән кандидатлар тәртип сакчысы була алмаячак.

Бу көннәрдә Татарстанда моңа өстәп “Халык аттестациясе” дип аталган чара да бара. Аны Татарстан эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый шурасы үткәрә. Әлеге чараның максаты – полициягә кабул ителәчәк тәртип саклаучыларны халык тарафыннан тикшертү, полиция хезмәткәрләре арасына иң яхшыларны гына сайлап алу, дип белдерә аны оештыручылар.

Әлбәттә, бу иң беренче чиратта полициянең җәмәгать тәртибен булдыру, ведомстводан тыш сак, ДАИ, патруль-сак хезмәткәрләре, ягъни халык белән еш очрашырга туры килгән тәртип саклаучыларга кагыла.

Әлеге чара 10 февральдән алып 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Теләгән кеше 291-20-02 ышаныч телефонына шалтыратып, яисә 9987-290-50-02 кесә телефонына смс-хәбәр җибәреп тә, әлеге чарага катнаша ала, ди Әлфия Сафина.

Чара башланганнан бирле Татарстан эчке эшләр министрлыгына 400 хәбәр килгән. Аларның 270е уңай, 100дән артыгы тискәре хәбәр булган.

“Ышаныч телефонына шалтыратканда үз исем-фамилияләрен әйтсәләр, яхшы булыр иде, әмма исемен әйтергә теләмәүчеләрнең хәбәрләре дә җентекләп тикшереләчәк. Канун бозучы тәртип саклаучының гамәле бик җитди булса, аны эшеннән азат итү дә каралган”, ди Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге вәкиле Әлфия Сафина.

Шулай да мондый чаралардан барлык казаннар да хәбәрдар түгел икән. Бу көннәрдә “Азатлык” радиосын даими тыңлап баручылардан Гүзәл исемле бер тыңлаучыбыз үзенең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу вакыйгасын сөйләп бирде.

“Машина йөртү таныклыклары сатыламы?”

Тәртип сагында торучылар, нинди генә исемдә булсалар да, халык белән итагатьле сөйләшсеннәр иде, ди Гүзәл исемле тыңлаучыбыз.

“Моннан берничә көн элек кенә мине ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Дөрес, мин юл кагыйдәләрен бозган идем. Анысына бер сүзем дә юк. Ләкин нинди маддә нигезендә юл кагыйдәләрен бозуымны сорагач, алар миңа бу кагыйдәләрне пунктлап аңлата башлады. Әйтик 16.5, 15.2не бозгансыз, диләр. Мин исә аларга мондый саннар белән кагыйдәләрне белмәвемне җиткердем.

Шуннан соң алар миңа, әгәр бу кагыйдәләрне белмисез икән, димәк сез машина йөртү таныклыгын сатып алгансыз, диде.

Офицер дәрәҗәсендәге ЮХИДИ хезмәткәре мине шулай итеп мыскыл итәргә теләде. Бу хәл мине шаккатырды. Минем укып таныклык алуыма инде 17 ел. Мондый хәл белән беренче тапкыр очраштым. Әгәр үзләре шулай дип әйтә икән, димәк машина йөртү таныклыклары чыннан да сатыла дигән сүз?!

Мин бу хәлгә карата тиешле чара күрелсен өчен ЮХИДИ үзәк диспетчерының телефон номерын җыйдым, әмма бер сәгать буена телефонны алучы булмады.

Бер сәгать узгач, миңа, тиешле урынга шалтыратыгыз дип, бер номер бирделәр, ләкин анда да 2 сәгать буе шалтыратып торсам да, алучы булмады. Ә бу чара турында мин ишетмәгән идем, кызганыч” дип, тәртип сагында торучыларга карата үз фикерен белдерә Гүзәл туташ.

“Левада-үзәк”нең социологлары уздырган сорашуларга караганда, бүгенге көндә русияләрнең 30%ы гына тәртип сагында торучыларга ышанып карый. Халыкның 67%ы аларга ышанмый, ә 3%ы тәртип сагында торучылар турында бөтенләй уйламый икән.
XS
SM
MD
LG