Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франкфуртта АКШ хәрбиләренә һөҗүм иткән кеше террорчы төркемдә булмаган


Германия тикшерүчеләре Франкфурт һава аланында сишәмбе көнне АКШ хәрбиләренә һөҗүмнең ниндидер төркем тарафыннан түгел, ә бары тик бер кеше тарафыннан гына оештырылганлыгын ачыклаган.

Бүген бу турыда тикшерүне җитәкләүче өлкән прокурор Райнер Грисбаум белдерде.

Аның әйтүенчә, Косово албаны АКШ хәрбиләре утырган автобуска радикал исламчы карашлары тәэсирендә ут ачкан һәм ул бернинди террорчы төркем белән дә бәйләнештә булмаган.

Әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә ике АКШ хәрбие һәлак булды һәм тагын икәү яраланды.
XS
SM
MD
LG