Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төрек-рус эшлекле җыелышы үтте


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия энергетика һәм табигый байлыклар министры Танер Елдыз, алар уртасында Русия вице-премьеры Игорь Сечин.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия энергетика һәм табигый байлыклар министры Танер Елдыз, алар уртасында Русия вице-премьеры Игорь Сечин.

4 март көнне Казанның “Корстон” кунакханәсендә Төркия-Русия сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең хөкүмәтләр арасы унберенче катнаш комиссия утырышының рәсми ачылышы булды.


Аның ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия энергетика һәм табигый байлыклар министры Танер Елдыз һәм Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин катнашты.

Әлеге дәрәҗәле җыелыш өчен 3 мартта Татарстан башкаласына килгән Төркия министрын шул ук көнне, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә кабул итте.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, әлегә ике республиканың, сәүдә тармагында бер-берсен бик үк яхшылап белеп бетермәвен, әмма шушындый югары дәрәҗәле җыелышлар ярдәмендә күп кенә уңышларга ирешеп булачагын җиткерде.

Төркия делегациясе Татарстанга җиде министрлык вәкилләре катнашында 3 очкыч белән килгән. Аларны бигрәк тә нефть, газ, каучук, машина төзелеше, инвестицияләр кертү һәм, әлбәттә, энергетика тармаклары кызыксындыра.
Төркия делегациясе Татарстан парламентында

Танер Елдыз җитәкчелегендәге делегация белән бүген иртән Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә очрашты.

Кыска гына узган очрашуда яклар ике ил арасында көннән-көн ныграк үсә барган сәяси, сәүдә һәм мәдәни элемтәләрне тикшерде. Елдыз белән Сечин үзара 3,5 сәгать сөйләште.

Кунак делегация аннан соң эшлекле җыелышның ачылышына ашыкты. “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында аларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин каршы алды.

3 җитәкче үзара бер сәгатькә якын сөйләшкәч, кунак министр белән Русия вице-премьеры аерым очрашу уздырды. Көндезге бердә башланган сөйләшү кичке бишенче яртыга кадәр дәвам итте.

Министрлык вәкилләре арасында, ябык ишекләр артында, мөгаен, Самсун-Җәйһан торбаүткәргече проекты турында сөйләшү барган дигән фаразлар ишетелсә дә, Елдыз белән Сечин арасында ниләр сөйләшенгәнен беркем дә төгәл генә әйтә алмады.

Татарстан-Төркия сәүдә әйләнеше 10 мәртәбә арткан

Русия Дәүләт Думасы депутаты Хафиз Салихов сүзләренчә, бүгенге көндә Русия белән Төркия арасындагы тауар әйләнешен дүрт мәртәбә арттырып йөз миллиард долларга җиткерү бурычы куелган. Ә менә Татарстан белән Төркия арасындагы тауар әйләнеше исә 7-8 ел эчендә 10 мәртәбә үскән.

Бу җыелышның Казанда уздырылуы Татарстан өчен бик әһәмиятле, ди Хафиз Салихов.
Игорь Сечин һәм Танер Елдыз

“Сәүдә әйләнешендәге үсеш күп факторларга бәйле. Тауарның үзен сату гына җитми, ә бергәләп эшләргә кирәк. Татарстан эшмәкәрләре өчен Төркиядә, Төркия эшмәкәрләре өчен Татарстанда сәүдә юлларын табу зарур.

Бу җыелышта Татарстанның иң зур сәүдә-сәнәгать оешмалары катнаша. Татарстан ягыннан “Татнефть”, “ТүбәнКамаНефтехим”, “ТАИФ” оешмалары, бигрәк тә КамАЗ ширкәтенең мөмкинлекләре әлеге җыелышта төрекләргә тәкъдим ителә. Җыелыш бигрәк тә КамАЗ өчен нык импульс бирәчәк, ди Дума депутаты.

КамАЗ оешмасы Төркиядә үзенең уртак ширкәтен төзеп, анда үз тауарын чыгара башларга тиеш. Ә моның өчен Төркия һәм Татарстан хөкүмәтләре ягыннан да уңай шартлар булдыру зарур, ди Салихов.

Агач эшкәртү, пыяла ясау бара, чиратта җиңел сәнәгать

Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Татарстанның төрекләр белән агач эшкәртү һәм пыяла ясау проектларыннан тыш, җиңел сәнәгать тармагында да хезмәттәшлек итәчәге турында әйтә.

Ул төрекләрнең Татарстан белән нык кызыксынуын беренче чиратта алар белән еш аралашуга һәм татарларның төрекләр белән уртак мәдәнияткә, телгә, дингә ия булуына бәйләп аңлата.

“Безнең Төркия белән Татарстан арасында системалы эшли торган төркемнәр бар. Төркиядә Татарстанның сәүдә вәкиллеге дә уңышлы эшләп килә.

Без адреслы эшләргә, һәрбер оешма белән нык элемтә урнаштырып, үз министрлыгыбыз аша кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышабыз. Бездән тыш мәдәният министрлыгы ягыннан да төрекләр белән эшләр яхшы бара, ди Зарипов

Аның сүзләренчә, Татарстанга елына 2-3 тапкыр Төркиядән күп кенә ширкәтләр чакырыла. Аларга республиканың мөмкинлекләре күрсәтелә.

“Телебез якын, динебез бер”


"Без алар белән бик еш аралашабыз. Ачык итеп сөйләшәбез. Аларның проблемнарын чишәргә тырышабыз. Ярдәм итәбез. Аннан соң төрекләрнең Татарстанга тартылуның төп сәбәпләре арасында республиканың Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда икътисади һәм сәяси яктан тотрыклы булуын да әйтер идем, ди ул.

Безнең бит телләребез якын, динебез бер. Табигатьтә шулай көйләнгән бит инде, әгәр кеше белән яхшы аңлашасың икән, эшләр һәрвакыт җиңелрәк бара. Бүгенге шушы зур күрешү Русия, Төркия, Татарстан күләмендә алга таба бару өчен бер этәргеч булыр дип уйлыйм", ди Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов.

Эрдоган Казанга килерме?

Хәзер инде яз айларында Татарстан сәүдә-сәнәгать министрлыгы вәкилләренең Төркиягә эшлекле сәфәргә баруы көтелә.

Быел шулай ук Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның да Татарстанны сәфәр кылуы планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG