Accessibility links

шимбә, 25 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:48

Эстониядә парламент сайлау


Таллинн – Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, тавыш бирү урыннары ябылуга 4 сәгать кала катнашу дәрәҗәсе 54 процентка җиткән.

Парламенттагы 101 урынга 9 партиядән 800ләп намзәт дәгъва итә.

Фикер белешүләргә караганда, җиңүне урта-уң юнәлештәге Реформалар партиясе һәм Ватан-Республика берлеге яулар дип көтелә. Бу фиркаләрнең икесе дә хакимияттәге коалициягә керә.

XS
SM
MD
LG