Бүгенге көндә мәктәптә 406 бала укый. Әле кайчан гына август ае ахырында да бер сыйныфка бала җыю үзе бер зур проблема иде. Мәктәп дәрәҗәсен үстерә барды, ата-аналар "Яктылык"ка игътибарларын арттырды. Беренчегә ике сыйныф туплый башладылар. Узган ел өч беренче сыйныф тупланды.
Киләсе уку елына инде өч сыйныфлык бала язылган. Мәктәп мөдире Мәгдания Абдрәхимова әйтүенчә, быел беренче сыйныфка балаларны бәйге белән алачаклар, чөнки дүрт сыйныф итеп утыртырга мәктәптә урын җитми икән.
Шушы көннәрдә Самарның Литвинов исемендәге мәдәният сараенда "Яктылык" исемендәге мәктәп укучылары ике бүлектән торган өч сәгатьлек концерт күрсәтте. Тамашада алты яшьтән алып 17 яшькә кадәрге йөзләп бала катнашты. Шигырь, җыр, биюләр уралып барды.
Репертуарда балалар җырларының күп булуы тамашаны бизәде. Аллы-гөлле киемнәрнең милли дә, затлы да булуы мәктәпнең зәвыклы сәнгать юлында икәнлеген раслап торды. Сәхнә моның кадәр чәчкәләрне күргәне юк иде әле. Икенче бүлектә укытучыларның да җырлап күрсәтүләре тамашачы күңеленә хуш килде.
Мәдәният сараеның аренда хакын эшкуар Хаҗи углы Хәбил Бикташев түләгән. Сәхнәгә йомгаклау сүзе белән Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗин күтәрелеп, эчтәлекле фикерләр әйтте.
"Самарда бүген зур тантана. Балалар карап туймаслык тамаша күрсәтте. Әлбәттә, бу уңышның нигезендә мәктәпнең беренче мөдире Харидә ханым Дашкина тора. Самар татар милли хәрәкәтендә хатын-кызлар арасында Харидә ханым – иң күп өлеш керткән шәхесләрнең берсе.
Харидә апаның янында һәрвакытта да ышанычлы дуслары, ярдәмчеләре, фикердәшләре булды. Бүгенге көндә мәктәпнең данын яңа үрләргә күтәрүче – ул мөдиребез Мидхәт кызы Мәгдания Абдрәхимова.
Балалар кайда гына булмасын, кая гына бармасын, каз үз бәбкәләрен саклагандай, канаты астына җыеп торучы мөгаллимәбез Госман кызы Асия Сәйфетдинова бар.
Узган гасырның икенче яртысында Гыйззәтуллиннар гаиләсе "Ялкынлы яшьлек" ансамбленең "арка сөяге" булган иде. Рәшид Гыйззәтуллин озак еллар иң оста биючеләрдән булды, бүген ул үзе биергә өйрәтә.
Инзилә Ралиф кызы – дүрт ел элек Түбән Кама шәһәреннән килеп укырга кергән студент. "Яктылык" ук,учыларыннан профессиональ бию төркемен туплады һәм Польшага барып, халыкара бәйгедә беренче урынны алды.
Ринат кызы Алинә Мөхәмәдиева балаларны күмәк җырларга өйрәтә. Башлангыч сыйныф укучылары ике тавышка өздереп татар халык көйләрен җырлый.
Ирләрнең мәктәптә эшләве – сирәк хәл. Баянчы, җырчы, шигырь язучы, көйләр иҗат итүче Линар Әбсаттаровны яратмаган бала юк.
Мәктәп мөдире Мәгдания ханым әйтүенчә, барлык чыгыш ясаган балаларга да сәхнә киемнәрен ата-аналары үз акчаларына тектергән", диде ул.
Моңа өстәп шуны гына әйтеп була: Самарда – йөзләгән мәктәп, ләкин дә мәдәният сараенда 850 тамашачы җыеп концерт куйган мәктәп – ул "Яктылык" кына.