Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хурамшинга дәүләт бүләкләре кире кайтарылды


Башкортстанның вәкаләтле вәкиле Салават Гомәров Тәлгать Хурамшинга бүләкләрен тапшыра
Башкортстанның вәкаләтле вәкиле Салават Гомәров Тәлгать Хурамшинга бүләкләрен тапшыра

Бу көннәрдә Башкортстанның Русия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә гадәти булмаган вакыйга булып узды.


Мәскәү башкортларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тәлгать Хурамшинга 25 ел элек дәүләт тарафыннан тартып алынган дәүләт бүләкләре кире кайтарылды. Анда егермедән артык орден-медаль, иң мөһиме - “Социалистик хезмәт каһарманы” исеме өчен бирелгән Алтын йолдыз ордены. Шушы дәүләт бүләкләрен кире кайтарыр өчен аның хуҗасы Тәлгать Хурамшинга төрле түрәләр, бюрократлар белән 25 ел буе көрәшергә туры килә.

Ниһаять, хәзерге президент Дмитрий Медведев ул бүләкләрне кайтару турында махсус фәрман кабул иткән. Бүләкләрне тапшыру вакытында Башкортстанның вәкаләтле вәкиле Салават Гомәров ул фәрманны укып ишеттерде.

Тәлгать Хурамшинның дәүләт тарафыннан тартып алынган һәм 25 елдан соң кайтарылган бүләкләренең беркадәресе
17 яшьлек малай булып заводка килеп, гомер буе нефть эшкәртү тармагында эшләгән Хурамшин, Башкортстанның татар баласы, үзенең 50 яшьлегенә Советлар Берлегендәге нефть эшкәртү буенча дәүләт комитеты җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Анда эшләү вакыты Михаил Горбачев идарә иткән үзгәртеп кору елларына туры килә.

Тәлгать Хурамшин үзгәртеп кору чорындагы уйланып бетелмәгән карарларның корбаны була. Махсус уйлап чыгарылган, башкаларга куркыту үрнәге буларак, татар кешесенә тагылган гаепләүләр белән аны эшеннән азат итәләр, барлык дәүләт бүләкләрен тартып алалар. Ахыр чиктә 5 елга якын ирегеннән дә мәхрүм ителә ул.

Коммунистлар партиясенең үзендә башланып киткән “перестройка”га чыннан да кампания шаукымы хас иде. Бигрәк тә аның беренче елларында. Бу уңайдан “Аеклык өчен көрәшне” генә дә искә алу җитә. Йә булмаса ришвәтчелеккә каршы көрәшне. Ул чакта еш кына миллионлап урлаганнар читтә калып, вак бүләкләр алганнар корбан ителде.

Горбачев системасында да ялгышлар да булмады түгел. Ләкин аннан соң килгән президентлар Ельцин белән Путин да Хурамшинга аның хезмәте белән алынган, тормышында кайбер ташламалар алырга хокук биргән бүләкләрне кире кайтарырга ашыкмый. Хәтта шундый очрак та булган: үзен таркалган Советлар Берлегенең һәм социаль гаделлекнең аяусыз яклаучысы итеп күрсәтергә яраткан, Горбачев, Ельцин тирәлеген коррупциядә гаепләгән коммунист Саҗи Умалатова Хурамшинга бүләкләрен кайтарырга вәгъдә итә, ләкин аның әҗерен 50 мең сум белән бәяли.

Тәлгать Хурамшинга бүләкләрне кайтаруга багышланган очрашуда генерал Владимир Лобов чыгыш ясый
Тәлгать Хурамшин: “Андый тәкъдимнәр күп булды, ләкин мин хезмәтем белән алынган дәүләт бүләкләре өчен беркайчан да акча түләү турында уйламадым. Инде бүгенге президент фәрманы чыкканнан соң, ул орден-медальләрне яңадан ясадылар. Мин аларның номерларын язып калган идем, шул номерлары буенча әзерләп бирделәр”, ди.

Ә менә аннан тартып алынганнары кая китеп югалган - ул турыда беркем дә белми. Кыйммәтле металлардан ясалган Ленин ордены, Хезмәт Кызыл байрак, Халыклар дуслыгы ордены һәм башкалар бүгенге көндә дә кара базарда кыйммәт бәяләнә шул.

Дәүләт бүләкләрен тапшыру чарасында, заманында Русия Федерациясенең Югары мәхкәмәсендә хөкемдар, соңгы елларда яше җитеп ялга чыкканчы рәис урынбасары булып эшләгән Ренат Смаков та бар иде. “Нигә соң бу гаделсезлеккә Югары мәхкәмә битараф калды, сез бу эшләрнең канунсыз булуын белгәнсездер бит?” дигән сорауга Смаков болай дип җавап бирде:

“Тәлгать Хурамшинга дәүләт бүләкләрен кайтару турында Русия Югары мәхкәмәсе президиумы 10 ел элек карар кабул иткән иде. Ләкин ул карар урынына җиткереп үтәлмәде. Һәр карарга президент фәрман чыгарырга тиешмени? Ул вакытта президентның башка эш белән шөгыльләнергә вакыты да калмаячак. Бездә мәхкәмә системасын гаеплиләр, бәйсез мәхкәмә кирәк диләр. Алар карар чыгара, ләкин ул карарлар үтәлми. Моңа кем гаепле? Гаеплеләрне президент аппаратыннан эзләргә кирәк. Хурамшин турындагы карарны да алар футбол тубын типкән кебек бер-берсенә типкәләделәр”.
Мәскәүдә яшәсә дә, Хурамшинның тормышы Башкортстан белән бәйләнгән. Мәскәүдә Башкортстан республикасының сәүдә йорты җитәкчесе, Башкортстанның вәкаләтле вәкил урынбасары – болар аның соңгы елларда эшләгән эш урыннары. Үзенең гомерен һәм тормышын нефть тармагы белән бәйләгән Тәлгать Хурамшин бүгенге көндә Мәскәү башкортларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе. Ул дәүләт бүләкләрен кире кайтаруны гаделлекнең җиңүе белән аңлата. “Ләкин гаделлек өчен көрәшергә кирәк шул”, ди Тәлгать Хурамшин.
XS
SM
MD
LG