Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икейөзлелек: "Талибан" өчен кулга алалар һәм талибларны Казанда кунакка көтәләр


Надежда Кеворкова
Надежда Кеворкова

Татарстанга Әфганстанның премьер-министры урынбасары Мәүләви Абдул Кәбир сәфәр кылырга мөмкин. Аны Русиянең Кабулдагы илчесе Казанда узачак Kazan Forum икътисади җыенына чакырды. Русия Әфганстан хакимиятендә утыручы "Талибан" оешмасы белән мөнәсәбәтләр кора һәм монда Татарстанны да файдалана. Шул ук вакытта "Талибан" эше нигезендә танылган журналист, язучы Надежда Кеворкова кулга алынды. Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов бу Русиядә икеле стандартлар нигезендә эшләүләрен күрсәтә дип сөйләде.

Русиядә куәт оешмалары "террорчыкка каршы көрәш" дип аталган индустрия кысаларында пиар-әзерлек эше алып бара

Әфганстан дәүләт медиасы хәбәр итүенчә, Русия илчесе Дмитрий Жирнов Әфганстанның сәяси мәсьәләләр буенча премьер-министры урынбасары Мәүләви Абдул Кәбирны Казанга кунакка чакырган. Әлеге чакыруны "Талибан" оешмасы вәкиле җылы кабул иткәне әйтелә. Бу Русия белән Әфганстан арасында мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын күрсәтә диелә әфган медиасында.

Әлеге очрашу турында хәбәр 6 майда дөнья күрде. Ни гаҗәп, шул ук көнне — 6 майда — журналист, язучы Надежда Кеворковага "Талибан" турындагы посты өчен террорчылыкны аклау гаепләве белдерелде. Кеворкованы Телеграм-каналында чыгарган ике посты өчен эзәрлеклиләр. Тикшерү фаразынча, аларның берсендә ул "Талибан" хәрәкәте эшчәнлеген аклый. Икенче постында үзенең якын дусты, журналист Орхан Җәмалның 2005 елда Нальчиктагы һөҗүм турында язган текстын чыгарган. 65 яшьлек журналистны ике айга тикшерү изоляторына утырттылар.

Шул ук вакытта апрель башында Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм Русия юстиция министрлыгы "Талибан"ны террорчы оешма исемлегеннән алу мәсьәләсен каравы турында хәбәр итте.

Надежда Кеворкова

1958 елның 25 октябрендә Мәскәүдә туа. Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1988 елда журналист буларак хезмәт итә башлый.

1997-2002 елларда "Независимая газета - Религии" газетында, шул исәптән АКШта махсус хәбәрче булып эшли. Шулай ук ул Ливан, Әфганстан, Пакстан, Иран, Гыйрак, Төркия, Газзә сызыгында, Төньяк Кавказда репортажлар әзерли. Ул "Азатлык Радиосы", "Независимая газета", "Новая газета", Russia Today, "Кавказский узел" һәм башка медиа өчен язды.

Кеворкова — "Палестина. Сопротивление" ("Фәләстин. Каршы тору"), "Палестина: если мне надо будет умереть" ("Фәләстин: әгәр үләргә туры килсә"), "Если я забуду тебя, Иерусалим" ("Әгәр мин сине онытсам, Иерусалим") китаплары, "Джихад русской литературы" документаль сериалы авторы.

2010 елда International Women of Courage халыкара хатын-кыз премиясе номинанты.

Улы — журналист Василий Полонский — "Дождь" телеканалында һәм "Новая газета"да эшләде.

Кеворкованың элекке ире — танылган журналист Максим Шевченко. Ул Надежда беркайчан да террорчылыкны акламады дип белдерде.

"Талибан" хәрәкәте

"Талибан" (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

— 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.

— Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Сөгуд Гарәбстаны.

— 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.

— 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.

— 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

— 2021 елда АКШ Әфганстаннан гаскәрне чыгару белән Талибан әфган армиясенә һөҗүмне көчәйтте. 15 августта Әфганстанның тулысы белән үз контроленә күчүен белдерде.

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов бу ике вакыйга Русиядә икейөзлелекнең хөкем сөрүен чираттагы тапкыр күрсәтә дип саный.

Кулларына ни эләккән — шуны кулланалар. Еш кына мондый эшләр профессиональ булмаган төстә эшләнә.

— Мин Русиядәге вазгыятьне исәпкә алганда, монда бернинди гаҗәп хәл күрмим. Без күптәннән мондый икеле стандартлар күзәтәбез, — ди Ринат Мөхәммәтов. — "Талибан" вәкилләре Русиягә килә, алар белән Лавров (Сергей Лавров — Русия тышкы эшләр министры) очраша, илче рәсми мөгамәләдә тора. Күрәсең, Кеворкова эше белән шөгыльләнүчеләр Русиянең "Талибан" белән ярым рәсми мөнәсәбәттә торуын белмидер дә. Алар канунда "Талибан"ның тыелган оешма икәнен күргән һәм бәйләнергә сәбәп тапкан. Рәсми төстә бу террорчы оешма санала. Аннары Лавровка рөхсәт ителгән эшне башкаларга да эшләргә ярый дигән сүз түгел. Башка кешеләргә "Талибан"ны тыелган оешма дип телгә алмыйча искә алу да җинаять булып саналуы ихтимал. Русиядә террорчы оешмалар исемлегенә мөнәсәбәт үзгә. Анда Русиягә зыян китерүче оешмалар кертелә. Шуңа да бу очракта бернинди гаҗәп күренеш тә юк, монда икеле стандартлар хакимлек итә.

Кануннарга сәер караш бар. Үз вакытында — 2000нче еллар уртасында — Тәлгать Таҗетдин гейларны кеше алдында таш атып кыйнарга чакырды. Гейлар аны көч куллануга чакыра дип мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә исә Таҗетдинне аклады һәм монда җинаять күрмәде. Хөкемдар мөфти Коръәннән өземтә китерде дип әйтте. Чынлыкта Коръәндә мондый аятьләр юк, мәхкәмә моны үзе уйлап чыгарды. Кануннарны кайда борасың — ул шулай эшли, — ди Мөхәммәтов.

Аның фикеренчә, эш "Талибан"да да, Нальчиктагы хәлләрне аклауда да түгел. Ул Кеворкованы куәт оешмалары күзәтүе астында булган дип саный.

— Русиядә куәт оешмалары "террорчыкка каршы көрәш" дип аталган индустрия кысаларында пиар-әзерлек эше алып бара. Куәт оешмаларының рәсми булмаган Telegram-каналларында, социаль челтәрләрдә, медиада Кеворкованы күзәтүләре, уңайлы вакыты җитүгә аңа киләчәкләре билгеле иде, чөнки аның махсус исемлектә торуы күренде. Андый кешеләргә карандаш белән һәрвакыт ниндидер оператив чаралар күрелә.

Кеворкованы Нальчиктагы вакыйгаларга бәйле тоткарлауларын шәрехләп тормасаң да аңлашыла. Бу аның язмасы түгел. Аны Орхан Җәмал 2010 елда язган. Пост экстремистик дип табылмаган. Хәзер генә бу язма буенча дәгъва итәләр. Кулларына ни эләккән — шуны кулланалар. Еш кына мондый эшләр профессиональ булмаган төстә эшләнә, — ди ул.

"Талибан" хәрәкәте Әфганстан хакимиятендә инде 3 ел утыра. Шул вакыттан бирле Русия рәсмиләре талиблар белән элемтәләрне көчәйткәннән көчәйтә бара.

Әфганстанда татарларны аерым этник төркем итеп танулары, алар арасында көтмәгәндә контрагентлар ролен башкаручылар барлыкка килүе — бу беренче чиратта өстәмә акча җәлеп итүгә охшаган эш кебек күренә

— "Талибан" вазгыятьне тотып тора алмаячак, фетнә һәм үзара сугыш башланачак, дигән фараз тормышка ашмады, — ди Ринат Мөхәммәтов Әфганстандагы вазгыять турында сөйләп. — Ил эчендәге проблемнар, икътисади һәм эчке сәяси, шул исәптән "Талибан" эчендәге үзара каршылыклар булуына карамастан, алар хакимиятне үз кулында тота, мөмкин кадәр баланслы эш алып бара. Икътисади коллапс, ачлык булмады. Моңа кадәр хәлләр начарланганнан начарлана барса, хәзер вазгыять катлаулы тотрыклы булып кала. Кешеләр бу тотрыклылык хакына артык протестлар белдерми, каршылык күрсәтми. "Талибан" төрле көчләрне, милли һәм дини төркемнәрне баланста тотарга тырыша. ИГИЛ белән сугышудан кала ул төбәкләрдә, этник һәм дини төркемнәрдә үзенә беректәшләр (союзниклар) таба алды. Тышкы сәясәттә төрле көчләр белән уртак тел табарга тырыша. Уртак тел димәсәк тә, алар белән артык басым күрсәтмичә аралаша: АКШтан Кытайга кадәр. Русия белән дә ниндидер сәер әңгәмә кора. Хакимияткә килгәннән соң, "Талибан" Русия белән мавыгып хәтта Кырымны Русиянеке дип танырга мөмкинбез дип белдерүләр ясады. Күптән түгел "Талибан" делегациясен рәсми төстә Ислам илләре оешмасына чакырдылар, гәрчә бүгенгә дөньяда бер ил дә аларны танымый, — ди Мөхәммәтов.

Русия Әфганстан белән эшләүдә еш кына Татарстанны да үз файдасына куллана. 8 майда әфган медиасы язуынча, республика делегациясе Кабулда Әфганстанның шахта һәм нефть министры белән очрашкан. Рәсми утырышта Татарстан нефть һәм газ өлкәсенә инвестиция кертерегә кызыксынуы турында белдергән, диелә.

Очрашуда Татарстан ягыннан эшкуарлар катнашкан дип хәбәр ителә, әмма кайсы ширкәт вәкилләренең сәфәр кылуы әйтелми. Әфган ягын республика делегациясе тәкъдимен хуплаган диелә.

— Татарстан Әфганстанда килешүләр төзи алуына мин шикләнеп карыйм, — ди Ринат Мөхәммәтов. — Бу күбрәк пиар кебек күренә. Әфганстан — ул инвестиция кертергә мөмкин булган ил түгел. Бу сөйләшүләргә генә кайтып кала торган тема.

Татарстанның Әфганстан белән хезмәттәшлеге 2021 елда башланды. Аерым алганда, бу илдә йөзләрчә мең татар табылуы, аларның Казаннан ярдәм көтүе турында әйтелде. Җәмгыять лидерлары хисабына күрә, Әфганстанда 100 меңләп татар яши. (Татарстан ягы аларның саны 700 меңнән арта һәм хәтта 3 миллионга җитәргә мөмкин ди). "Талибан" хакимияткә килгәннән соң, БМО Иминлек шурасы һәм Русия тарафыннан террорчы оешма дип танылуына карамастан, Татарстан Әфганстан белән элемтәләрен өзмәде. Дөнья җәмәгатьчелеге исә "Талибан" оештырган хакимиятне легитим түгел дип саный.

— Әфганстанда татарларны аерым этник төркем итеп танулары, алар арасында көтмәгәндә контрагентлар ролен башкаручылар барлыкка килүе — бу беренче чиратта өстәмә акча җәлеп итүгә охшаган эш кебек күренә. Моның артында Әфганстан өчен Русия белән мөнәсәбәтләр кору һәм Татарстан аша җирле татарларга ярдәм итү өчен дигән сылтау белән акча алу ята, — дип саный Ринат Мөхәммәтов.

2023 елның 29 сентябрендә Русиядә террорчы дип танылган талиблар Казанда Әфганстан турында сөйләшүләр үткәргән иде. 2023 елның октябрендә Әфганстанда җир тетрәвеннән соң җирле татарларны Татарстанның ташландык авылларына күчерергә тәкъдим иттеләр.

2024 ел башында Казан институты Кабулда урыс телен өйрәтергә теләвен җиткерде. Бу Әфганстан яшьләренә "Татарстанда белем алу һәм Татарстан оешмаларында тәҗрибә үтү" мөмкинлеге бирү өчен эшләнә дип әйтелде. Русиянең Кабулдагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин татар телен өйрәнүгә дә ихтыяҗ бар дип искәртте.

  • Русия Татарстанны шикле оешмалар белән хезмәттәшлек итү сәясәтендә куллана дип саный белгечләр. Русия Украина белән сугыш башлаганнан соң Татарстанга ХӘМӘС җитәкчелеге килде. Республика бу очрашуны яшерергә тырышты һәм әлеге вакыйганы "Фәләстин делегациясе белән очрашу" дип атады.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеме рәисе дә булып тора. Республика Фарсы култыгы илләре кебек бай гарәп илләре белән генә түгел, дөнья тарафыннан танылмаган, шикле дәүләт берәмлекләре белән дә эш итәргә мәҗбүр.
  • Украинадагы сугыштан соң Татарстан Иран белән багланышларын арттыра башлады.
  • Татарстан даими чуалышлар булып торган дәүләтләр белән дә эш итәргә омтыла. 2021 елда Татарстанның нефть ширкәте "Татнефть" Гыйракта нефть проектларына кушылырга теләвен белдерде.
  • 2020 елда "Татнефть" ширкәте Либиядә һәм Сүриядә геология эзләнүләрен яңадан дәвам итәргә ниятли дип хәбәр ителде. Аңа кадәр Либиядә чуалышлар булу сәбәпле, ширкәткә эшне берничә тапкыр туктатып торырга туры килде. 2013 елда "Татнефть" бу проектларга яңадан алынып Триполига хезмәткәрләрен җибәрде, әмма кораллы низаглар нәтиҗәсендә аларны тагын кире кайтарырга мәҗбүр булды. Тагын бер тапкыр Либиягә керергә омтылу 2014 елның маенда булган иде. Ике ел элек Либиядә ике геологик эзләнү бүлеген эшләтеп җибәрү турында сөйләшүләр алып баруы әйтелде. Сүриядә эшләрне башлау өчен бу илдә хәлләрнең тотрыклылануы белән бәйле булачак диелде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң сугышка каршы чыгучы русияләргә каршы "террорчылыкны аклау" маддәсен куллана башладылар, дип искәртелә. 2024 елның апрелендә Русия мәхкәмәләренә "террорчылыкны аклау" турында 52 эш кергән. Кимендә 2018 елдан бирле караганда да, бу бер ай өчен иң зур күрсәткеч.
  • Быел татар галиме Азат Мифтаховны бу маддә нигезендә — дүрт елга, Казан активисты һәм галиме Андрей Бояршиновны исә биш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
  • Русиядә сәяси маддәләр нигезендә хөкем ителгән кешеләрнең саны Владимир Путинның соңгы президент мөддәтендә генә дә Совет берлегендәге Никита Хрущёв һәм Леонид Брежев идарә иткән чорларның күрсәткечләрен уздырып җибәргән. Бу хакта "Проект" басмасы язган иде.
  • 2018 елдан 2024 елның февраленә кадәр экстремизм, террорчылыкны аклау, "фейклар" һәм гаскәрне "кимсетү" җинаять маддәләре нигезендә 5613 кеше эзәрлекләнгән дип исәпләп чыгарган "Проект". "Ә моңа әле Украинадагы сугышта сугышудан баш тартканнарны, дәүләткә хыянәттә, шымчылыкта гаепләнгәннәрне һәм башка шундый кешеләрне дә өстәсәң, 11442 килеп чыга", дип яза басма.
  • "Проект" исәпләүләренә күрә хәрби цензураның иң төп коралы — нәкъ менә "террорчылыкны аклау" маддәсе. Сугышка каршы булучыларны гаскәр турында "фейклар" тарату түгел, ә нәкъ менә бу маддә нигезендә ешрак җаваплылыкка тарталар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG