Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнефть Либиядә һәм Сүриядә геологик эзләнүләрне дәвам итәргә җыена


Бу проектлар 50 миллион тонна нефть чыгару мөмкинлеге бирер дип фаразлана.

Татарстан нефть ширкәте Татнефть Либиядә һәм Сүриядә геология эзләнүләрен яңадан дәвам итәргә ниятли. Бу турыда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ТАСС белән әңгәмәдә әйткән.

Сүриядә эшләрне башлау өчен бу илдә хәлләрнең тотрыклылануы кирәк дигән Миңнеханов. Сүриядә Татнефтьнең геология эзләнүләре алып бара торган һәм нефть чыгара торган активлары бар, ләкин форс-мажор вазгыять килеп туганга күрә, алар хәзергә эшләми дип аңлаткан Татарстан президенты.

Моннан тыш, хәзер Татнефть Либиядә ике геологик эзләнү бүлеген эшләтеп җибәрү турында сөйләшүләр алып бара. Татарстан президенты сүзләренчә, Либия һәм Сүриядәге нефть чыгару проектлары 50 миллион тонна нефть чыгару мөмкинлеге бирер дип фаразлана.

Либия дәүләт нефть ширкәте (NOC) белән берлектә Татнефть геологик тикшеренүләр алып барган иде. Илдә чуалышлар булу сәбәпле, ширкәткә эшне берничә тапкыр туктатып торырга туры килде. 2013 елда Татнефть бу проектларга яңадан алынып Триполига хезмәткәрләрен җибәрде, әмма кораллы низаглар нәтиҗәсендә аларны тагын кире кайтарырга мәҗбүр булды. Тагын бер тапкыр Либиягә керергә омтылу 2014 елның маенда булган иде.

2018 елның октябрендә Татнефть NOC белән Либиядә эшләү мөмкинлеге турында кабат сөйләшә башлады.

Узган ел ахырында Либия дәүләт нефть ширкәте Татнефтьнең Либиядә эшчәнлеген тагын башлавын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG