Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан институты Кабулда урыс телен өйрәтмәкче


Кабул университеты студентлары. Иллюстратив фото
Кабул университеты студентлары. Иллюстратив фото

Бу Әфганстан яшьләренә "Татарстанда белем алу һәм Татарстан оешмаларында тәҗрибә үтү" мөмкинлеге бирү өчен эшләнә диелә. Русиянең Кабулдагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин татар телен өйрәнүгә дә ихтыяҗ бар дип искәртә.

Казанның Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек халыкара институты мөдире Фисал Атеф Хассан Русиянең Кабулдагы эшлекле үзәгендә Әфганстан Югары белем министрлыгы җитәкчелеге белән очрашкан. Очрашудан соң алар уртак мәгариф проектларын тормышка ашыру һәм урыс телен өйрәнү өчен абитуриентларны җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлек килешүе төзегән. Бу хакта "Реальное время" яза.

Фисал Атеф Хассан әйтүенчә, "Татарстанда белем алу һәм Татарстан оешмаларында тәҗрибә үтү мөмкинлеге кызыксындырган" абитуриетларга урыс телен өйрәтәчәкләр. Бу Әфганстан яшьләренә югары белем алу, ә илгә квалификацияле эшчеләр алу мөмкинлеге бирәчәк, дигән ул.

Русиянең Кабулдагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин татар телен өйрәнүгә дә ихтыяҗ бар дип искәртә.

"Әфганстан яшьләре Русия югары уку йортларында, аеруча да Татарстанда югары белем алу белән кызыксына. Урыс телен, шулай ук татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ зур. Монда бит зур татар җәмгыяте бар", ди ул.

  • Әфганстан җирлегендә татарлар гасырлар буе яши дип санала, әмма илдәге дистәләгән этник һәм тел төркемнәре арасында алар беркайчан да рәсми танылмады. Бу хәл 2021 елның мартында Әфганстанның статистика идарәсе татарларны аерым этник төркем буларак теркәгәч үзгәрде.
  • Татарлар Әфганстанда 800 ел чамасы элек, Чыңгызхан бу төбәкне яулап алганнан соң яшәп калган. Татарлар 13нче гасырда Чыңгызхан оныгы Бату хан корган Алтын Урда ханлыгына кушылган күчмә халыкларның варисы санала.
  • Әфганстанда Талибан хәрәкәте хакимияткә килгәннән соң, илнең нигездә төньягындагы 16 вилаятендә яшәгән татар җәмгыятенең һуманитар каза чигендә калуы хәбәр ителгән иде. Әфганстан татарларының Татарстаннан ярдәм көтүе әйтелде.
  • Былтыр октябрьдә Әфганстанның Һерат шәһәрендә булган җир тетрәүдән соң торыр җирләрен югалткан Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерерү тәкъдим ителде.
  • Русиядә йомыркага бәяләр нык арткач, Әфганстан татарлары Татарстанны тавык йомыркасы белән тәэмин итәргә әзер булуларын белдергән иде. "Анда иң түбән бәяләр булачак. Мәсәлән, безнең исәпләүләргә күрә, ун данә йомырка 80 сумнан да артмаячак", дип ышандырды Әфганстан татарлары шурасы башлыгы Забихулло Надери Татар.

​🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG