Ун елдан артык элек Русия хакимияте җитәкчелегенә килгән хәзерге премьер-министр Владимир Путин дәүләт телевидениесе экраннарыннан “төшеп” тә торганы юк. Ул йә очкыч йөртә, йә атта җилдерә, йә инде дзюдо көрәшендә бер-бер артлы үзенең көндәшләрен егып сала. Мөгаен аның шушы ун алдагы “батырлыкларын” санап чыгу өчен кул һәм аяк бармаклары да җитмәстер.
Телевидениедән әлеге хәлләрне күзәткән русияләр бу һәм башка “каһарманлыклары” өчен Путинны Русиянең дәүләт юлбашчысы буларак кабул итә. Хәтта 2008 елда президент вазифасыннан китүенә карамастан, аның әле дә “баш” булып калуы беркемгә дә сер түгел.
Ләкин “бәдрәфтә манчыйбыз” дигән кырыс белдерүләр ясаучы Путинның шактый йомшак яклары да бар икән. Һәм бу узган елның декабрендә Петербурда танылган дөнья йолдызлары катнашлыгында узган хәйрия концертында ачыктан-ачык күренде. Яман шеш һәм башка шундый чирләр белән авыручы балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган бу чарада Путин рояльдә уйнап күрсәтте һәм джаз төркеме белән Blueberry Hill җырын башкарды.
Аптыраган ана югалган акчаларны көтә
Путинның җырлавы вакытында Һолливуд йолдызлары аңа теләктәшлек белдереп җырга кушылды. Һәм премьер-министрның әлеге чыгышы барлык Русия массакүләм мәгълүмат чараларында зур вакыйга буларак тасвирланды.
Менә хәзер өч ай вакыт узгач, концерттан җыелган әлеге акчаларның вәгъдә ителгәнчә хастаханәләргә барып җитмәве мәгълүм булды. Бу хакта авыру кыз Лиза Кузнецова әнисенең мөрәҗәгатеннән соң беленде.
Аның сүзләренчә, бу акчаларны “Федерация” дигән фонд җыйган, әмма хәзер аның турында беркем һәм бернәрсә белми.
“Концертка кадәр һәм аннан соң бу акчаларны хастаханәләргә бирү турында сүз йөрде, ә хәзер беркем берни вәгъдә итмәгән булып чыкты”, ди ана.
Премьер-министрның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына Путинга әлеге хәлләр турында хәбәр ителүен әйтте.
Шулай ук ул Путинның әлеге концертта башка катнашучылар кебек үк кунак кына булуын һәм акча җыю эшенә бернинди катнашы булмавын искәртте. Ләкин Песков акча җыюга җаваплы кешенең исемен әйтүдән баш тартты. Аның сүзләренчә, бу нигездә хакимияттә “эш бара”.
Киселев журналистларга күп белмәскә киңәш иткән
Концертны оештырган “Федерация” фонды матбугат сәркатибе Newsru.com га алар бары оештыру эшендә генә катнашуын һәм акча җыю һәм аны бүлүгә мөнәсәбәтләре булмавын искәртте.
Advita хәйрия фондыннан Елена Грачева сүзләренчә, әлеге мисал моның ише оешмалар уздырган чаралардан җыелган хәйрия акчаларының ничек тотылуын бик ачык күрсәтә.
“Чарадан соң күпме акча җыелуы хакында бернинди хисап булмады. Аңа кадәр һәм аннан соң да ул акчаның кемнәргә булачагы әйтелмәде. Һәм хәзер дә бернинди хисап юк. Бәлкем ул кайда булса да чыккандыр, һәрхәлдә мин аны күрмәдем”, ди ул.
Грачева сүзләренчә, концерт алдыннан узган матбугат очрашуында “Федерация” фонды әле чара уздыруга рөхсәт алу өчен мөрәҗәгать тә итмәүләрен әйткән булган. Бу хәл үзе үк Грачевага бик сәер тоелган.
Русия массакүләм мәгълүмат чаралары бу концерт өчен элекке музыкант Владимир Киселев җаваплы булган, әмма ул журналистларга “бу эштә казынуны туктатып, үз эшегез белән шөгыльләнегез” дип белдергәнлеге турында язып чыкты.