Accessibility links

Ксенофобия һәм расачылык белән көрәшче вафат


Галина Кожевникова. 2009 елның 11 февралендәге рәсем
Галина Кожевникова. 2009 елның 11 февралендәге рәсем

«Сова» хокук яклау үзәге башлыгы урынбасары Галина Кожевникова Русиядәге милләтчелек һәм ксенофобия өлкәсендә яхшы белгеч иде. Ул бар шул белемен әлеге чирләрнең җәмгыятьтә таралмавы өчен кулланды.

Кожевниковага әле 36 яшь кенә иде. Ул каты авырудан соң 5 март көнне Мәскәүдә вафат булды.

Экстремист оешмаларны тикшерүче галим Вячеслав Лихачев Кожевникованы кеше буларак та, белгеч буларак та бик югары бәяли. Һәрвакыт дөреслекне яклаганын, башлаган эшен ахырына җиткерүен һәм бик кешелекле булуын да әйтә.

«Ул үз һөнәрен бик яхшы белгән, һәр нәрсәне җентекләп тикшерүче бер кеше иде», ди Лихачев.

Хәзерге экстремист оешмаларның эшчәнлеген якыннан тикшерү, бар вак нечкәлекләрен дә белергә омтылу - куркыныч хезмәтләрнең берсе булып тора.

“Бу хезмәтне ул үзенең шәхси эше кебек башкарды. Һөнәри җаваплылык бер нәрсә, аңа караганда, аның күңелендә фашизмга каршы көрәшү хисләре күбрәк урын алган иде. Билгеле булганча, берничә тапкыр аңа неонацилар кискен янаулар да белдерде. Тормышына куркыныч янады. Ул үзенең нинди тармакта эшләвен һәм ахыры көтелмәгәнчә тәмамланырга мөмкин икәнен яхшы белә иде. Бу юлны ул үзе сайлады. Бу аның үз көрәше иде дип әйтергә була”, ди Лихачев.

“Җәмәгатьчелек карары” (“Общественный вердикт”) дигән вакыф мөдире Наталья Таубина да Кожевникованы гомеренә һәрдаим куркыныч янаган, әмма үтә катлаулы мәсьәләләргә башы-аягы белән чумган кеше буларак бәяли. Ксенофобия һәм расачылык җәмгыятьтә таралмасын өчен хәленнән килгәненең барсын да эшләгәнен әйтә.

“Милләткә карап ксенофобия, күралмаучылык һәм дошманлык белән бәйләнештәге бәхәстә ул беркайчан җиңелмәс иде”, ди Таубина.

Соңгы вакытта Кожевникова үз эшен каты авыруга карамастан дәвам итте. “Сова” үзәге хәбәр итүенчә, озакламый аның “Русиядә 2010 елдагы ксенофобия һәм расизм”га багышланган хисабы басылачак.

Кожевникова “Сова”ны оештыручыларның берсе булды. Бу үзәк 2002 елда “Панорама” мәгълүмат-тикшеренү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән иде.
XS
SM
MD
LG