Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәгариф министрлыгында яңа башлык


Әлфис Гаязов
Әлфис Гаязов

Башкортстанның мәгариф министры Зиннәт Аллаяров вазифасыннан алынганнан соң, бу вазифаны хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина алып барган иде. Күптән түгел бу вазифага яңа башлык билгеләнде.

Татар оешмалары бу урынга үз намзәтләрен тәкъдим итте. Башкорт оешмалары да мәгариф министрын билгеләүне сузуга борчылу белдереп торды. Башкорт мәгарифен үстерүгә булышлык итүче “Ак тамыр” оешмасы әлеге уңайдан президентка берничә тапкыр мөрәҗәгать күндергән иде. Соңгысы узган атнада җибәрелде.

Ниһаять, мәгариф министры билгеләнде. Ул – Әлфис Гаязов. Ул 1956 елгы, Аскын районының Иске Казанчы авылында туып үскән. Бу урынга билгеләнгәнче, Башкорт дәүләт педагогия университеты җитәкчесе булып эшләде.

“Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев бу билгеләүгә канәгать булуын ирештерде:

“Без Әлфис Гаязовның бик таләпчән, эшлекле, үз һөнәрен белгән кеше буларак беләбез. Шуңа аның билгеләнүен хуплыйбыз. Шулай ук комммунистлар һәм башка фирка бүлекчәләре һәм оешмаларының да шул фикердә булуы мәгълүм”.
XS
SM
MD
LG