Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бу юлы Уфа Казанны җиңде


"Ак Барс" белән "Салават Юлаев" уенчылары
"Ак Барс" белән "Салават Юлаев" уенчылары

9 март көнне Казанда “Гагарин” кубогының чирек финал уеннары кысасында Казанның “Ак Барс”ы белән Уфаның “Салават Юлаев” хоккей такымнары очрашты. Казан җанатарлары җиңү көтсә дә, уфалар 2:3 исәбе белән өстен чыкты.


Бу уенга кадәр ике республиканың хоккей такымнары үзара 142 мәртәбә очрашкан булган. Аларның 61ендә Казан һәм шулай ук 61 уенда Уфа хоккейчылары җиңгән. 20 уен уртак нәтиҗә белән төгәлләнгән. Әлеге күрсәткечләр ике клубның да тигез көчләргә ия икәнен күрсәтеп тора.

Кичәге уенга килгәндә исә, "Ак Барс" узган елгы Уфа очрашуын истә тотып булса кирәк, беренче минутлардан ук һөҗүмгә күчте һәм Данис Зарипов керткән алка белән алга чыкты.

Кунаклар исә "Ак Барс"ка икенче периодта җавап бирә алды. Алай гына да түгел шул ук периодта 2 алкаларын да кертеп, өстенлекне үз кулларына төшерде.

Уен бетәргә 13 минут калып барганда гына "Ак Барс" уенчысы Алексей Морозов уенны тигезләгән алка кертеп, такымнарны овер-таймда көч сынашырга калдырды.

Әмма өстәмә вакыт Казан уенчыларына җиңү китермәде, 2 минут эчендә кунаклар “алтын” алка кертеп, чирек финалның беренче уенында 1:0 исәбе белән алга чыкты.

Спорт белгече Атлас Гафиятов сүзләренчә, мондый көчле такымнар арасында узган очрашуларның нәтиҗәсен 9 марттагы уендагы кебек бер алка хәл итә.

"Хәзер җиңел матчлар булмаячак. Бу ике такым да – көчле такымнар. Алар арасындагы көрәш тә көчле бара һәм барачак әле. Казан белән Уфа очрашуын кайбер хоккей белгечләре алдан уйналган финал дип әйтә. Әмма моның белән беррәттән икенче дивизионга да карарга кирәк. Анда да "Локомотив", "СКА" кебек көчле такымнар бар. Спортта алдан юраулар һәм фаразлар күп очракта чынга ашмый", ди ул.

"Нефтехимик" һәм "Нефтяник"ның яртысы Татарстанныкы”


Гафиятов сүзләренчә, моннан ары мәйдан хуҗасы булу дигән әйбер өстенлеккә саналмаячак. Кем тактик, техник һәм психологик яктан әзерлерәк – шул такым үз теләгенә ирешәчәк.

"Дөресен генә әйткәндә, мин "Ак Барс" җиңсә дә артык шатланмаячакмын: мин Түбән Каманың "Нефтехимигы" һәм Әлмәтнең "Нефтянигы" өчен күбрәк җан атам. Чөнки бу такымнарның яртысыннан артыгын безнең Татарстан егетләре тәшкил итә.

"Ак Барс"ны Татарстанныкы дип әйтеп булмый"

Атлас Гафиятов "Ак Барс" уйнаучыларының күбесе читтән килгән егетләр булганына борчылу белдерә.

"Ак Барс"та бер Обухов Татарстанныкы, калганнары читтән килгән. 98 елда "Ак Барс" беренче тапкыр Русия чемпионы булды. Ул вакытта аның исеме дә башка иде әле. Менә шул такымда безнең Татарстан егетләре уннан артык иде. Гарифуллин, Гыйззәтуллин, Чупин һәм башкалар. Ә хәзер бер егет бар.

Шуңа күрә мин "Ак Барс"ны Татарстанныкы дип әйтә алмыйм. "Ак Барс"ның ким дигәндә яртысы Татарстан хоккейчысы булса, мин рәхәтләнеп барып аларның уйнаганнарын карар һәм алар өчен чын күңелдән җан атып утырыр идем", ди спорт белгече Атлас Гафиятов

"Ак Барс" 11 мартта үз кырында чирек финалның 2нче очрашуын үткәрә. Һәм 13-15 март көннәрендә Казан хоккейчылары Уфада уйнаячак. 4 уенда җиңүгә ирешкән такым ярымфиналда көч сынашу хокукын казана.
XS
SM
MD
LG