Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә җир тетрәүдә йөзләрчә кеше үлгән


Токиода биналар яна
Токиода биналар яна
Токиода берничә сәнәгать корылмасы, шул исәптән нефть эшкәртү ширкәте дә, яна.

Илнең төньяк-көнчыгышындагы Онагавада атом электр станциясен янгын чорнап алган.

Япония мәгълүмат чаралары, атом шартлавы куркынычы булганга гадәттән тыш хәл кертелде, дип хәбәр итә.

БМО Япония сорауга ук ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

Җир тетрәүнең үзәге 8,9 магнитудада Һоншю (Хонсю) утравының көнчыгыш ярында 24 километр тирәнлектә булган. Тетрәүдән дулкын ташкыны килгән.
XS
SM
MD
LG