Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең гәҗит": Халыкара хокук татар ягында


“Безнең гәҗит”нең чираттагы саны Тукайның 125 еллыгына, шагыйрь исемендәге олы бүләкне кемгә бирү мәсьәләсенә, Русиядә шовинизм чәчәк ата баруга багышланган.


2011 ел Татарстанда Тукай елы итеп игълан ителде. Әмма бу уңайдан республикада селкенү сизелми, дип яза Сәйдулла Кутушев. Аннан соң боерыкка Рөстәм Миңнеханов 11 февральдә генә кул куйды. Ягъни Тукай елы итү турындагы боерык соңлап кабул ителде.

Дөрес, мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән, Тукай елы ЮНЕСКО канаты астында узачак. Моңа ТӨРКСОЙ оешмасы да кушыла. ТӨРКСОЙ 2010 елны Зәки Вәлиди елы буларак уздырды.

Шулай да Тукайга Татарстанда игътибар җитеп бетми. Казандагы музеена юбилей елында да тиешле төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Гәрчә, Тукайның юбилей елы җиткәнлеге 2009 елда ук билгеле иде.

“Тормыш бер Универсиада, нефть заводлары белән генә бармый ул. Икътисадый ныклык артыннан чапканда, рухиятне онытырга ярамый. Туристлар җәлеп итүдә спорт уеннары белән генә кызыктырырга түгел, бәлки, Тукай исемен, Шүрәлеләрне дә кулланырга кирәктер? Аның бит Универсиадасы да килеп җитә дә үтеп китә. Зур әйберне көтеп, ул тормышка ашкач, күңелдә бушлык кала. Тукайның 125 еллыгы ничек узар? Күңелдә бушлык калырлык булмас дип өметләнәсе кала…”, дип яза Сәйдулла Кутушев.
Мөнирә Булатовага Тукай бүләген бирергә кирәк!

Азнакай шәһәре журналисты Хәким Гыйләҗев 96 яшьлек татар җырчысы Мөнирә Булатовага Тукай бүләген бирү кирәклеге турында хат язган. “Урынбасар – нинди кеше?” исемле хаттан күренгәнчә, Гыйләҗев Мөнирә Булатовага Тукай бүләген бирү тәкъдимен Татарстан президенты исеменә дә язып җибәрә.

Авторга 10 февральдә саф татар телендә җавап язалар. Аңа әлеге тәкъдимнең Тукай исемендәге дәүләт бүләге комиссиясенә җибәрүләрен әйтәләр. Әмма мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова Хәким Гыйләҗевкә урысча җавап яза. Анда бүләкнең әдәбиятка, сәнгатькә өлеш керткән кешеләргә бирелүе әйтелгән.

Халыкара хокук татар ягында

Ә менә Әлмәт районы Колшәрип авылы кешесе Мәхмүт Хафиз “Халыкара хокук безнең якта” язмасын Дәүләт Думасы башлыгы Борис Грызловның 16 гыйнварда “Русия” каналында ясаган чыгышына багышлый.

Грызлов әлеге чыгышында язучы Достоевский сүзләренә таянып, имештер, урыс халкы гына башка халыкларны берләштереп, дөрес юлдан алып барырга сәләтле дип белдерде, ди автор.

Мәхмүт Хафиз язуынча, XX гасыр башында барлыгы 52 мөстәкыйль дәүләт бар иде. Бүген исә 230дан да артык. Димәк, 100 ел эчендә 180 халык әлеге хокуклардан файдаланып, үзенең мөстәкыйль дәүләтен төзегән. Бу процесс бүген дә дәвам итә. 2011 елның гыйнварында Көньяк Судан халкы референдум үткәреп, мөстәкыйльлек алды.

“Татар халкы референдум үткәреп, Русия белән ассоциацияләшкән ярыммөстәкыйль дәүләт төзи башлагач, имештер, илнең территориаль бөтенлеген бозасыз дип, Русия безне гаепләде һәм мөстәкыйль дәүләт төзүне тыйды. Ә Грузиянең территориаль бөтенлеген бозган Көньяк Осетия һәм Абхазияне Русия гаепләмәде генә түгел, үзенең кораллы көчләре белән аларны Грузия колониализмыннан азат итте.

Бүгенге дөньяда ата-бабалары кылган явызлыклар өчен гафу үтенү тәртибе халыкара мөнәсәбәтләр практикасына кереп бара. Рим Папасы Тәре походлары өчен, Германия яһүд халкыннан, Япония Кытай халкыннан гафу үтенделәр инде. Ә Русия дәүләте басып алып бәхетсезлеккә (Русия бәхет рейтингында 178 ил арасында 167нче урында) һәм милләт буларак юкка чыгуга дучар иткән халыклардан кайчан гафу үтенер икән?”, дип яза Әлмәттән Мәхмүт Хафиз.

Әлмәт театры Норлатта булып киткән

Әлмәт драма театры Норлатта булып китүе турында Хәлим Әлимов хәбәр итә. Әлмәтләр Норлатка “Кызлар килде авылга”, “Балакаем” әсәрләрен алып килгән.

Мәңге яшисе килә!

Мәдинә Нурулла Казанда эшләп килгән “Мәңге яшисе килә!” клубы тормышы турында зур мәкалә язган. Әлеге ветераннар клубын журналист Рафаэль Сальмушев җитәкли. Өлкәннәр “Мәңге яшисе килә!” клубына җырларга, биергә һәм татарча сөйләшергә җыела.

Авыр чакта таяныч кирәк

Бу көннәрдә “Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның әнисе үлеп киткән. Аны Арча районы Түбән Оры авылына җирләгәннәр. Мәрхүмәне күмүдә Түбән Оры авылы халкы ярдәм иткән.

“Әниемне шулай олылаган, хөрмәт иткән өчен рәхмәт авылдашларыма. Башлар китәрлек хәсрәтле чакта таянырдай дусларым, авылдашларым булганга, күңелем үсеп яшим. Аллаһы Тәгалә аларның һәркайсын Үзе олыласын. Барыбызга да исәнлек-саулык бирсә иде Хак Тәгалә. Кайгы җиле беребезнең дә ишеген какмасын. Әгәр язмыш шундый борылыш ала икән, һәрчак бердәм булып калыйк”, ди Илфат Фәйзрахманов.
XS
SM
MD
LG