Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгатьчелек телеканалларны җавапка тарта


Прессага шикаять итү Җәмәгать коллегиясенең Казандагы утырышы, 11 март 2011
Прессага шикаять итү Җәмәгать коллегиясенең Казандагы утырышы, 11 март 2011

Прессага шикаять итү җәмәгать коллегиясе Казандагы утырышта телевидениедә мәетләрне, канга баткан йөзләрне зурайтып күрсәтү һөнәр этикасына туры килми, дип белдерде. КФУ укытучысы Искәндәр Ясавиев "Эфир"каналының “Перехват” тапшыруына бәя бирүне сораган иде.


11 март көнне Казанда Җәмәгать коллегиясенең күчмә утырышы булды. Анда Казан федераль университетының журналистика факультеты укытучысы Искәндәр Ясавиевның шикаяте тикшерелде.

Прессага шикаять итү Җәмәгать коллегиясенең утырышы мәхкәмә рәвешендә оештырылган иде. Сәүдә-сәнәгать пулаты бинасында үткән чарада залның бер ягында шикаять итүче үзе утырды.

Аның каршында куелган өстәлдә Җәмәгать коллегиясе әгъзалары: медиа-аудитория Пулаты җитәкчесе Юрий Казаков, Хәбәрдарлык фонды җитәкчесе Алексей Симонов, Русия Югары мәхкәмә каршындагы Мәхкәмә департаменты ММЧ белән элемтә бүлеге башлыгы Вадим Зыятдинов, Югары икътисад мәктәбенең ЮНЕСКО авторлык һәм башка хокуклар кафедрасы профессоры Виктор Монахов утырды.

Skype программы ярдәмендә коллегиянең тагын 4 әгъзасы әлеге утырышта Мәскәүдән торып катнашты. Аларның йөзләре веб-камера аша дивардагы экраннан күренде.

Залда журналистика факультеты укытучылары һәм студентлары, төрле мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре, гади кызыксынучылар җыелган иде.

Мәетләрне күрсәтү файда китерәме?

Казан федераль университеты укытучысы Искәндәр Ясавиевкә дәгъваның асылын аңлатырга мөмкинлек бирделәр. Ул, Казандагы коммерция нигезендә эшләүче “Эфир” каналында “Перехват” дигән үтә дә популяр тапшыруда үлгән кешеләрнең йөзләрен зурайтып күрсәтү һөнәр һәм кешелеклелек нормаларына туры килми, дип саный.

“Перехват” тапшыруы Казанда булган юл казалары, янгын, шартлау, бәхетсез очраклар, исерекләрнең сугышулары, төрле низагларны күрсәтә.

Бу тапшыру әлеге каналда инде 10 еллап бара. Аны ширкәт хезмәткәрләре полиция белән бергәлектә әзерли. Хәбәрчеләр тәртип саклаучылар белән бер ук радио-дулкынны тыңлый, алар белән бергә җинаять урыннарына чыгып йөгерә, хәтта алардан да иртәрәк барып төшерә.

Искәндәр Ясавиев
Университет укытучысы Ясавиев тапшыруның үткән елда февраль һәм март айларында чыккан тапшыруларын карап анализлаган. Анда мәетләр аена уртача 26 тапкыр күрсәтелде, хәтта бер тапшыру барышында 3 үле кешенең гәүдәсе күренгән очраклар булды, диде Ясавиев.

Аерым алганда, 2009 елның февраль, март тапшыруларында шәрә сукбайның мәете, асылынып үлгән башка бер кешенең гәүдәсе, янгында һәлак булган бер әбинең җәсәден “Перехват” тапшыруларының олы һәм кече яшьтәге тамашачылары да күрә алды. Иң “мавыктыргыч” язмалар хәтта тапшыруның интернет-сәхифәсенә дә куелды.

Университетның социологик тикшеренүләр үзәге үткәргән сораштыруга караганда, Казандагы халыкның 30%ы нинди дә булса җинаятькә, бәла-казага юлыгудан куркып яши, 80% кеше Җинаять кодексын тагы да кырыслату яклы, диелде утырышта.

Криминаль хәлләрне күрсәтүнең тәэсирен өйрәнүче галим Ясавиев үзенең сорауларын башта “Эфир” җитәкчесенә язып җибәргән.

Ул: “Мәетләр нинди максаттан чыгып күрсәтелә һәм бу тапшыруларның популярлыгын арттыру өчен эшләнмиме?” дип сораган булган. Телеканал җитәкчелеге: “Башка кешеләр белән дә андый хәлләр булмасын өчен, тормышның куркыныч яклары турында кисәтү өчен күрсәтәбез”, дип җавап биргән.

Бу хат алышудан соң, “Эфир” үлгән кешеләрнең йөзләрен шакмак белән каплап күрсәтә башлады һәм куркыныч видеоязмаларны интернет-сәхифәсеннән алган. Әмма барыбер мәетләр күрсәтүдән туктамаган. Шуңа университет укытучысы Искәндәр Ясавиев Җәмәгать коллегиясенә мөрәҗәгать иткән дә инде.

Җавап бирүче килмәде

Журналистика өлкәсендәге низагларны тикшерүче бәйсез төркемнең Казан һәм Мәскәүдәге вәкилләре шикаять итүчедән соң, җавап бирүчегә дә сүз бирергә теләгән иде. Әмма “Эфир” телеканалыннан бер рәсми вәкил дә килмәгән булып чыкты. Бу ширкәтнең төшерүчесе генә утырышта әйтелгән сүзләрне түкми-чәчми видеога төшереп йөрде.

Соңыннан утырышта Университетның Журналистика факультеты укытучысы Светлана Шәйхетдинова чыгыш ясады.

"Тапшыруның җәмгыятькә ясаган тәэсире өчен хәбәрчеләр һәм телеканал гаепле түгел. Алар бары тик үз эшләрен башкара", диде ул.

Шулай да “Полиция белән бергәлектә әзерләнә торган мондый тапшыруларны журнализм дип атау дөрес түгел, бу җәмәгатьчелеккә тәртип саклаучыларның эчке информациясен тарату булып тора”, дип саный галимә.

"Криминал белән шаккатыру 90нчы елларда башланды"


Светлана Шәйхетдинова һәм сөйләшүдә катнашкан башка белгечләр дә криминаль хәлләрне күрсәтү 90 елларда башланды, моның аша игътибар җәлеп итү ысулын “Эфир” каналы гына түгел, бөтен Русия канналлары куллана, ди. Алар җәмгыятьтә үлемгә хөрмәт бетеп, аның күңел ачу чарасына әйләнеп баруы турында сөйләшергә чакыра.

Коллегия әгъзалары карарын чыгарганда шикаять итүче Искәндәр Ясавиев һәм бәйсез эксперт буларак чакырылган галимә Светлана Шәйхетдиновадан залдан чыгып торуларын үтенде.

Җәмәгать коллегиясе әгъзалары, танылган журналистлар: "Ахыргы карарны кабул итмибез, әлегә фикер алышабыз гына" дип кисәтсәләр дә, Җәмәгать коллегиясе вәкиле, медиа-аудиторияләр Пулаты башлыгы Юрий Казаков уртак фикерне җиткерде инде.

Юрий Казаков һәм Алексей Симонов
“Мәетләрнең йөзләрен, канга баткан гәүдә өлешләрен зурайтып күрсәтү һөнәр этикасы нормаларына туры килми һәм нигезсез, көндәлек рәвештә көч куллануны күрсәтүне этика турындагы һөнәри документлар тыя. Бу – Җәмәгать коллегиясенең уртак фикере” , диде оешманың вәкиле Юрий Казаков.

Әлеге коллегия ахыргы уртак карарын 2-3 атнадан эшләп чыгарачак, аның белән оешманың интернет-сәхифәсендә танышып булачак, дип әйтелде.

Татарстан журналистлары берлеге рәисе һәм Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова мондый утырышлар үткәрүне уңай бәяли.

"Монда төп мәсьәлә рейтингларга кайтып кала, иң мөһиме – мондый сөйләшүләр барлыгын күрә белергә һәм аларга күнә башларга кирәк. Мондый утырыш белән генә хәлне тамырдан үзгәртеп булмый, әлбәттә, әмма журналистларның җаваплылыгын арттыру турында сөйләшү җәмгыяткә файда китерә”, диде ул.

  • “Эфир” телеканалы – Казанда ун елдан артык коммерция нигезендә эшли торган, дәүләттән бәйсез һәм бик популяр телевидение каналы.
  • Прессага шикаять итү җәмәгать коллегиясе – интернет-сәхифәсендә язылганча, ул "анда керүче оешмалар һәм әгъзаларның абруена таянып, массакүләм мәгълүмат өлкәсен көйли торган ватандашлар җәмгыятенең бәйсез оешмасы булып тора".
XS
SM
MD
LG