Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гали авылы балалар бакчасына мохтаҗ


Гали авылы
Гали авылы

Самар өлкәсенең Гали авылында бүген 2031 кеше яши. Авылда мәктәп эшли, балалар бакчасын төзү көн кадагында.

Бу һәм башка авыл хәлләре турында авыл администрациясе башлыгы Хәмит углы Идрис Муллабаев белән сөйләштек. Сүзне халык саныннан башладык.

Узган ел Русиядә халык санын алу узды. Самар өлкәсенең иң зур татар авылы булган Галидә саннар кайсы якка үзгәргән? Авылны ни көтә?

Ике халык санын алу арасында дүрт кешегә артканбыз һәм бүген Галидә 2031 кеше яши. Авылда 714 йорт. Буш өйләр юк. Караучысыз әби-бабай вафат булса, шунда ук урынын сатып алалар.

Балалар туу ничегрәк?

Узган елны 18 бала туды, быел 23 бала туарга тиеш. Аллага шөкер, алдагы 10 елда шик юк. Мәктәп исән булырга тиеш. Балалар саны нисбәтеннән мәктәбебез районда өченче урында. Бездән алдагыларга балаларны күрше авыллардан ташыйлар. Безнең мәктәптә тик үзебезнекеләр генә.

Һаман да авылда балалар бакчасы юк. Проблема хәл ителергә охшаганмы?

Бүгенге көндә авылда алты яшькә кадәрлеләрнең саны 130га җитә. Бу турыда хатлар да яздык, губернатор белән очрашканда да әйттек. Быел хәл ителергә тиеш.

Балалар бакчасын ничә урынлы итеп күз алдына китерәсез?

120 балага.

Авылда өстәмә эш урыннары булдыру күздә тотыламы?

Әйе. 300 сыер асрарлык ферма ачылырга тора. Фермада 50 кеше эшләргә тиеш. 25се эшли башлады инде.

Расыйх Латыйпов калай ясау цехын ачып җибәрде. Баштан биш кеше генә эшли иде. Заказлар артты. Хәзер 15 кеше эшли. Колбаса цехында 60 кеше эшли.

Самар төбәгенә Урта Азиядән, Кавказдан халык агыла. Галигә килмиләрме?

Өч ел элек күбәйгәннәр иде. Беренче ике елында тыныч кына эшлиләр, аннары бозыла башлыйлар. Безнең халыкка яман гадәт кертәләр. Безнеңчә яшәмиләр. Наркотиклар белән шаяралар. Шуннан соң аларны туктаттык. Үзебезнең эш кулларына таянабыз.

Күп еллар буена авыл белән җитәкчелек итәсез. Эшегездән канәгатьме?

Инде 13 ел эшлим. Теләгәннәргә булышам. Алар миңа булыша. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Бердәм булырга кирәк. Бердәм булсак уңышлар да килә.
XS
SM
MD
LG