Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Мәскәү арасында хезмәттәшлек арта


Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин, Казан, 12 март 2011 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин, Казан, 12 март 2011 ел

Татарстандагы рәсми чыганаклар Мәскәү шәһәре башлыгы Сергей Собянинның килүен икътисади хезмәттәшлек белән генә бәйләп аңлатса, кайбер белгечләр аның сәяси якларына да игътибар итә.


Сәясәт белән кызыксынучылар Мәскәү башлыгы Сергей Собянин сәфәренең рәсми һәм рәсми булмаган максатларын тикшерәләр. 12 март көнне ул зур вәкилчелек белән Татарстанда булып киткән иде. Казан һава аланында аны республика президенты каршы алды һәм ахыргача озатып йөрде. Мәскәү вәкилчелегенең көн тәртибендә күбрәк икътисади мәсьәләләр торды, әмма, кайбер белгечләр фикеренчә, аның сәяси яклары да бар.

"Аның сәфәре "сәяси" булды дип санамыйм, әмма шул ук вакытта ул Татарстан һәм президент Миңнехановның абруе шактый үсүен күрсәтә", ди сәясәт белгече һәм "Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов.

Ул, Собянинның Татарстанга сәфәре, быел көтелә торган Дума сайлаулары һәм Мәскәүдәге милләтара мөнәсәбәтләр ягыннан караганда бигрәк тә әһәмиятле, дип саный.

Рәшит Әхмәтов
"Манеж мәйданындагы хәлләрдән соң Мәскәүдә милләтара татулык урнаштыру – шәһәр башлыгы алдында торган иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Кайбер мәгълүматларга караганда Мәскәүдә урысларның саны – 53% кына. Калганы – милли азчылыклар. Собянинга Мәскәүдәге татарларга һәм Татарстан лоббиларына таянып эшләргә туры киләчәк", дип белдерде "Азатлык"ка Рәшит Әхмәтов.

Аның фикеренчә, Мәскәү һәм Казан татарлары аңа файдалы була ала. "Мәскәүдә татарларның саны шактый, татарлар – дәүләтчелек яклы, бирелгән кешеләр. Алар Собянинга идарә итү мөмкинлекләрен бирә ала", ди Рәшит Әхмәтов.

Татарстан лоббиларын телгә алганда, Рәшит Әхмәтов, Татарстанның элекке төзелеш министры Марат Хөснуллинның һәм республикада эшләп киткән башка түрәләрнең Мәскәү идарәсенә эшкә алынуын искә төшерде.

Татарстан элекке төзелеш министры Марат Хөснуллин Казандагы рәсми очрашуда Мәскәү башлыгы Сергей Собянинның сул ягында, Русия башкаласының рәсми вәкилчелеге белән бергә утырды.

Мәскәү каласы кебек эре һәм акчалы төбәк җитәкчесенең республикага килүенә Татарстан президенты бик шат иде, бу хакта Рөстәм Миңнеханов кирмәндәге матбугат очрашуында ике як арасында килешү имзаланганнан соң әйтте.

Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сергей Собянин үз чиратында Татарстанны бик мөһим төбәк дип атады.

"Русия төбәкләре арасында Татарстан Мәскәүнең иң мөһим партнерларының берсе булып тора. Мәскәү һәм Татарстанның үсеше, шәһәрнең һәм шундый мөһим республиканың мөнәсәбәтләренә бәйле", диде ул.

12 март көнне Казан Кирмәнендә Мәскәү һәм Татарстан арасында килешү имзаланды. 5 елга исәпләнгән әлеге килешүдә сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлекне җәелдерү, уртак проектлар алып бару, белгечләр белән алмашу, бер-берсенә тауарлар китерү турында сүз бара.

Сәфәр барышында Мәскәү башлыгы Сергей Собянин "Таткабель" оешмасы, Чаллыда җылылыкны контрольдә тоту җиһазларын җитештерү ширкәте белән танышты. Казандагы Универсиада авылын карап чыкты, IT-паркта булды, "Электрон Татарстан" проектлары белән танышты.

Татарстан президенты җитәкчеләр белән ничек идарә итүен, шул исәптән Мәскәүдәге вәкилчелек белән элемтәгә чыгуын үзенең эш компьютерында күрсәтте.



Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, якын арада республика үзенең мөмкинлекләрен Мәскәүдә тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта да 12 март очрашуында килешенгән.
XS
SM
MD
LG