Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шурасы татарлыкны яклый


Татар яшь тамашачылар театры бинасы
Татар яшь тамашачылар театры бинасы

Татар дөньясының мәркәзе булган Казан һәрвакыт милләттәшләребезнең күз алдында. Төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәгән татарлар Казаннан рухи азык, мәктәп, мәдрәсә, мәдәният эшләрен оештыру тәҗрибәсен ала. Шулай да Казанның милли йөзе, тормышы, казаннарның туган телләренә мөнәсәбәте еш кына тәнкыйть ителә.


Иң зур галимнәр һәм сәнгатькәрләр, мәгърифәтчеләр Казанда яшәп иҗат иткән. Шул ук вакытта соңгы елларда Казаннан туган телнең яшәеше, яшь буынның руслашуы, татар мәктәпләренең һәм сыйныфларының кимүе турында борчулы хәбәрләр килә, пикетларда һәм митингларда, матбугат битләрендә Казанның милли йөзе һәм биредәге милли тормыш тәнкыйть ителә.

Шул ук вакытта хәзерге Казанда Бөтендөнья татар конгрессы, иярченле телевидение каналы, уку йортлары, газет-журналлар эшләп килә. Чынлыкта Казанның милли тормышы ничек бара соң?

Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүе Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры бинасында үтте. Биредә “Азатлык” радиосының Казан бүлеге белән бергә Казан Шурасы – Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге әгъзалары милли тормыш турында җитди сөйләшү үткәрде.

Сөйләшү кысаларында Казан Шурасы әгъзалары башка урында тикшерелми торган гап-гади һәм шактый четерекле мәсьәләләргә игътибар итте. Чыннан да, хәзерге милли күтәрелеш чорында шәһәрдә татарча яшәү мөмкинме? Ни өчен фәнни, мәдәни мөмкинлекләр, уку йортлары, радио-телевидение, китапханәләр эшләп торган татар башкаласында милли компонент теләгәнчә түгел? Бу федераль үзәктән, дәүләт сәясәтеннән торамы, әллә милли җәмәгатьчелек үзе хәлиткеч роль уйныймы?

Бөтендөнья татар конгрессы әгъзалары чит төбәкләргә барып, яки бөтен дөньядан татарларны чакырып сөйләшкәндә, Казан татарлары вәкилләре читтә кала. Аларга президиум өстәле артында да, утырыш залларында да урын аз кала. Казан булгач, үзеннән-үзе татарлык иңә дип санаучылар ялгыша. Казанда да татар булып яшәү җиңел түгел. Бигрәк тә авылдан килүчеләргә.

Казан шурасы үзе дә нәкъ шул татар кешеләренә хас булган тыйнаклыгы белән аерыла. Бу оешма тавышсыз-тынсыз, башкаларның игътибары җитми торган эшләрне башкара. Шураны Татарстанның Дәүләт Шурасы депутаты, эшкуар Фәрит Мифтахов җитәкли. Бүлекчәнең эшендә Казан шәһәре администрациясенең милли бүлеге, район, мәгариф, мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре, укытучылар катнаша.

Бу сөйләшүдә Фәрит Мифтахов, Казан шурасының җаваплы сәркатибе Рәмзия Галәметдинова, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкиле Гөлназ Исмәгыйлева, ветеран-укытучы Нәсимә Мөбәрәкшина, Казан районнарының мәгариф бүлекләре вәкилләре катнашты.

Иң башта Казан татарлары шурасының җитәкчесе Фәрит Мифтахов соңгы вакытта башкарылган эшләре һәм планнар турында сөйләде.

Фәрит Мифтахов. Без Казан шәһәренең татар оешмасы буларак башка шәһәрләргә һәм районнарга үрнәк күрсәтергә тиеш. Бөтендөнья татар конгрессы бөтен шәһәрләрдә эшләргә тырыша. Бездә матур зур форумнар үтә. Укытучыларны, хәзрәтләрне, имамнарны җыялар. Анда безнең Казан татарларына урын юк дисәң дә, дөрес түгел. Ул урынны үзебез эзләмәсәк, аны беркем дә бирмәс. Барысы да безнең кулда дип уйлыйбыз.

Казан шәһәре хакимияте дингә, милләткә яхшы карый. Без бергәләп тә эшләргә тырышабыз. Шәһәр күләмендә хакимият башлыклары белән бергә эшләп, татар телен пропагандалау, аны киләчәк буынга тапшыру эшләрен планлаштырсак, яхшы булыр иде.

Конкрет планнарга килгәндә, апрель-майларда Габдулла Кариев һәм Габдулла Тукайның юбилейлары үткәреләчәк. Алар – безнең байлыгыбыз. Аларны халкыбызга күрсәтергә һәм таныштырырга кирәк.

Шулай ук апрель аенда татар теле көннәре, “Мин татарча сөйләшәм” чарасы булачак. Шунда да катнашсак, яхшы булыр иде.

Фәрит Мифтахов
Норлаттагы Габдулла Кариевнең музеена барырга да исәп бар. Безнең Татарстанда шундый шәхесләрнең булганын белергә кирәк. Татар милли көрәше ярышларында да бергәләп катнашырга кирәк.

Татар телен укытуга килгәндә, мин укытучы булмагач, бөтен проблемнарны белмим. Әмма бөтенебез беләбез – ата-аналар балаларын татар сыйныфларына бирергә ашыкмый. Һаман да рус сыйныфларына бирергә тырышалар, үзләренчә ниндидер планнар корып. Проблемнарны бергә чишсәк, ниндидер нәтиҗәсе булыр иде. Күбебез сөйлибез, ә эшенә барып җитеп булмый. Казан шәһәрендә яшәп, эшебезне актив алып бару дигәндә, сезнең белән оятка калабыз.

Римзил Вәли. Еш кына Казанда мәктәпләр ябыла, Казанда татарча сөйләшмиләр, Казан – урыс шәһәре яки Казанда милли оешмалар таркалган дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Соңгы вакытта “Азатлык”ка килгән хәбәрләр, милли оешмаларның хатлары федераль кануннарга каршылык белдерүче чаралар үткәрүне күз алдында тота.

Милли хәрәкәттә 70 яшьлек бабайлар эшли, әле таякка кәгазь язып, аны күтәреп чыгудан башка бер чара да күргәнем юк. Ул үзенә күрә гражданлык, сәяси активлык булып күренәдер. Мин бу эшкә шатланмыйм.

Тукай заманында ни булган? Федераль үзәк акча биргәнме? Гимназия ачканмы? Газет-журналлар чыгарганмы? Беркем дә бер тиен дә бирмәгән. Рөхсәт кенә биргәннәр.

Казанның потенциалын күрсәтү, эшкә җигү һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итү – Татар конгрессының һәр резолюциясендә бу сүзләр бар. Форумнарда, президиумнарда утырабыз, телевизордан сөйлибез, ә халык аңа әллә кайчан кул селкегән, үзенчә яшәп ята.

Равил Файзуллин үзенең бер шигырендә: “Казанмы әллә – туган телне оныту башкаласы”, дип язды 1987 елда. Шуннан бирле шушы шигырь минем башта. Бер яктан дөрес, чыннан да рус компоненты күп кебек. Икенче яктан, шул кадәр гүзәл, милли шәһәрдән, моннан да терәк булмаса, бөтен татар дөньясы бетә дә куя.

“Азатлык”ның укучылары беткәнсез инде сез дип ачынып яза. Ничек бетик? Күрәсең, без нәрсәдер эшләп бетермибез. Казанның җирле хакимияте, Казан шурасы булдыра алмый мени?

Фәрит Мифтахов җитәкләгән Казан шурасы – Татар конгрессының, шәһәр бүлеге башкарма комитетының, минемчә, иң зур оешмасы. Фәрит әфәнденең тыйнаклыгын да хөрмәт итәм. Шул ук вакытта тәнкыйтьлим: тыйнаклык монда кирәкми.

Күп милләтләр булган шартларда татар болай да тыйнак. Шул ук мәктәптәге укытучылар, мәдәният йортында эшләгән кешеләр, театрның билет таратучылары – алар бит көрәштә. Монда нинди тыйнаклык булсын?

Кулда план: Кариев, Тукайга багышланган чаралар. Бу планга тагы нәрсә кертергә була? Беренчедән, татар башкаласы булган Казанда татар милләтенә эшләүче мәдәният, мәгърифәт учакларын барлау. Аңа мәктәпләр, мәчетләр, мәдәният йортлары керә. Аларның һәркайсында татар кешеләре эшли. Алар татар мәхәлләләрендә яши. Шушы мәхәлләдә һәр районда татарларның мәдәни шурасын булдыру кирәк.

Икенчесе, татар мәгълүмат чаралары бар. Китап кибетләре, театрлар, концерт оешмалары бар. Шунда татарларны җыеп китерү бик кыен. Курчак театрында татарча спектакль аена бер генә куела. Нигә бер генә? Халык килмәгәнгә. Ә хәзер Казанда дөньядагы иң зур курчак театры төзелә. Егерме мең квадрат метрлы бина. Шулар гөрләп эшли китсә, ә татарлар үз балаларын анда алып килмәсә, нәрсә була инде?

Мин уйлыйм – үзебездән тора. Хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлек итеп, шәһәрнең мәхәлләләрендә татар милли, мәдәни, мәгариф учакларына аудиторияне, ягъни шушы милли кыйммәтләрне кабул итүне оештырырга кирәк.

Русия төбәкләрендә татар яшәгән җирләрдә милли чаралар үткәрелгәндә халык сөенеп ябырылып килә. Ә без бераз сүнеп, бөтен көчебезне читкә биреп, хакимияттән көтәбез. Ә халык беркемнән дә көтәргә тиеш түгел. Балаларыбызның рухи, дини тәрбиясе – ул безнең шәхси эшебез.

Гөлназ Исмәгыйлова
Гөлназ Исмәгыйлева. Татар халкында я хакимиятне сүгәләр, я татар телен бетерәләр дип сүгәләр. Үзем дә хакимият кешесе булгач, түрәләргә керәм. Журналистларга бер тәкъдим белән чыгасым килә. Әйдәгез әле, төрле чараларны үткәргәндә, аз гына мактабрак языйк. Мәсәлән, "Татар кызы", "Татар егете" бәйгеләрен алыйк. Сез кимчелек ягын күреп язасыз. Шундый нык тырышып, хезмәт куеп эшләгән эшне юкка чыгаралар да куялар.

Бөтен чаралар шәхесләр тарафыннан эшләнә. Чөнки татар чараларына бирелгән акчаларга аларны үткәреп булмый. Кем биш мең бирә, кем чәчәкләрне бүләк итә. Чара үтеп киткәннән соң, бәйгедә дөреслек булмады дип язалар. Куллар төшеп китә инде.

Ирек Арсланов белән Илсур Хәдиуллин шундый матур чара үткәргәннәр дип ник язмыйлар? Рәхмәт сезгә, шундый матур чара үткәрдегез дип беркем дә шалтыратмый.

Кешене җүләр дип торсаң, җүләргә әйләнә, диләр. Ә мактап торсаң, бер карышка үсеп китә. Татар чараларына акчасыз реклама ясагыз, зинһар.

Римзил Вәли. Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат чаралары секциясендә бер тапкыр шундый тәкъдим ясаган идек. Каршы чыкмадылар. Татар дискларына, татар концерт билетларына, рекламаны бушлай дигән гениаль тәкъдим яңгыраган иде һәм әле дә эленеп тора.

Гөлназ Исмәгыйлева. Бергәләшеп эшлик әле. Әгәр дә берәр җирдә хәвеф-хәтәр булган икән, журналистлар аңа берсүзсез бара, ә татар чарасы булса, аларга рәсми хат кирәк. Сез дә безнең белән аваздаш булып эшләгез дип сорыйсы килә.

22 марта “Татар кызы”н үткәрергә планлаштырабыз. Быел бюджетта бик авыр хәл. Тиешле сумманы бирмиләр. Безнең “Татар кызы” чарасын тиешле югарылыкта үткәрәсе иде, алдагы еллардан түбәнәйтәсе килми.

Яңадан спонсорларга мөрәҗәгать итәсе була. Бу чаралар турында күбрәк язылган булса, кеше ишетсә, без аларга хат белән баргач, алардан ярдәм алыр идек. Сез үзегез дә беләсез, татар чарасын үткәрү каршылыкка очрый. Безгә яңадан халык белән эшләргә кирәк.

Казанны ике телдә язмалар юк дип сүгәләр. Бер газет та биш ел инде Казанда башланган социаль реклама турында язмады. 2008 елда Коръәннән һәм Библиядән ике телдә 300 җөмлә бастырдылар. Мактап язып чыкмыйлар. Кешегә үссен өчен мактау да кирәк.

Римзил Вәли. Чыннан да җитешсезлек бар. Глобализация, урбанизация дигән нәрсә йота. Гомумән, Казанда татар бетәме, әллә тырышып үсәме? Шушы сорауга “Азатлык”ның форумында күпчелек тискәре итеп җавап бирә. Шул турыда үзебез берәр нәтиҗә чыгарыйк әле. Безнең мөнәсәбәт ничек, уртачамы, бик начармы, әллә өмет бармы?
Нәсимә Мөбәрәкшина
Нәсимә Мөбәрәкшина. Безнең татар халкыбыз кими. Аллага шөкер, гаиләдә үскән балалар татар булып кала, күбесе татар гимназиясендә укыган. Рус мәктәпләрендә дә белем алганнар бар. Аларның татарча сөйләшүләре кими. Алар үзара русча сөйләшә. Татарча сөйләшүне модага кертергә кирәк.

Римзил Вәли. Чыннан да, кайбер оешмаларга керсәң, татарча сөйләшү юк. Кибетләргә керәсең, ипи дигән сүзне дә белмиләр. Ләкин шәһәр хакимияте 2009 елда ислам бизнесы белән бәйле бик зур форум үткәрде. Иллеләп илдән җыелганнар иде. Равил Фәйзуллинның тагы бер шигыре искә төшә:

“Безнең телдә тиргиләр, сөт савалар, икмәк башаклана. Акча сукмыйлар. Сугыш игълан итмиләр. Халыкара форумнарда яңгырамый”.

Искерде Равил дустымның шигыре. Шушы форумда татарча эшләгән секция булды. Аны Миркасыйм Госманов алып барды. Иллеләп ил катнашкан зур икътисади чарада чыгыш ясаучылар докладларын инглиз телендә җибәргәннәр. Без аларны татарчага тәрҗемә итеп тараттык.

Безнең Казанда аптырамау дигән чир бар. Бөтен дөньядан җыелган галимнәр, сәясәтчеләр сүз алып барды. Татар теле белән бәйләнешле икътисади тикшерү булды, ул татар телендә барды. Беркемнең дә исе китмәде.

Нәсимә Мөбәрәкшина.
Хакимияттә, мәктәптә эшли торган кешеләрнең эшләре бик күп. Без бит – җәмгыять оешмалары. Татар җанлы оешмаларыбыз да бик күп. Без яшьләрне дә, олыларны да берләштереп, шушы эшләрне эшлик, ярдәм итик. Шулай итсәк, алга барабыз, Алла боерса. Гореф-гадәтләрне саклый торган Казан оешмасының җыела торган урыны юк. Район җитәкчелегенә рәхмәт, ярдәм итәрбез, диделәр. Мин алардан урын сорамадым. Ялгышлыгым шунда. Безгә урын кирәк.

Римзил Вәли. Татарстан Югары шурасының һәм Казан Шәһәр шурасының элеккеге депутаты эшкуар Нәзгать Мәгърифәтуллин да Казан татарлары милли тормышы турында үз фикерләрен әйтте.

Нәзгать Мәгърифәтуллин. Татар теле дибез. Дөньяда башка телләр дә бик күп. Бөтен телләрне дә кеше уйлап тапмаганы барыгызга да мәгълүмдер. Бөтен телләрне Алла үзе яраткан.

Суверенитет алганнан бирле беркем дә хөкүмәт телләрен юк итмәде. Урыс теле дә, татар теле дә хөкүмәт телләренә керә. Туксанынчы еллар башларында бөтен рус түрәләре дә татар курсларына йөри башлаган иде. Шулкадәр күңел шатланды. Ул нәрсәне кем туктатты соң? Безнең мэрыбыз да татар бит. Кемнән тора соң?

Хәзер бөтен җыелышлар рус телендә алып барыла. 70-80 процент татарлар утыра. Имеш, бер-ике рус утырса, “с уважением к русским” рус телендә алып баралар. Ә нигә алар, 3-4 процент урыс безне татар җирендә хөрмәт итми?

Рузалия Хәсәнова
Рузалия Хәсәнова. Хәзерге хәлләрне бик авыр, начар дип әйтмәс идем. Безгә үзебезгә күбрәк татарча сөйләшергә кирәк. Без Восстания урамындагы 82нче бинага ике ай элек кенә килдек. Үзебезнең Киров районында татар теленә булган мөнәсәбәтне администрациядә дә сиздем. Барганда яшьләрме, өлкән кешеләрме бер-беребезгә исәнмесез, хәерле иртәләр дип әйтәбез.

Күптән түгел 23 февраль бәйрәме булды. Без хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладык. Анда татарча җырлар яңгырады. Рус кызлары, башка милләт кешеләре – барысы да татарча җырлады. Безгә пессимистик рухта булырга кирәк түгел.

Римзил Вәли.
Казан шәһәре укытучылары катнашкан бу әңгәмәдә “Шәһри Казан”, “Татар-информ” һәм башка мәгълүмат чараларының вәкилләре катнашты. Хәзер “Яңа гасыр” радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахмановны тыңлыйбыз.

Илнур Фәйзрахманов. Бүген яңгыраган фикерләргә комментарий әйтәсе килә. Балага татар телен өйрәтүне балалар йортына, мәктәпкә алыштырырга ярамый. Конгресс әти-әниләр белән эшне алып барса, яхшырак булыр иде. Чөнки бала мәктәпкә бара, татарча бер-ике дәрес ала, өйгә кайта, анда урысча сөйләшә.

Өйдә татарча сөйләшмәсәң, балалар татар телен оныта. Беренче чиратта әти-әниләрнең үзаңын үстерергә кирәк. Мәктәпләрдә “Татар кызы”, “Татар егете” кебек чараларны үткәргәндә, әти-әниләрне дә тарту якларын карарга кирәк.

Илнур Фәйзрахманов
Татар телен популярлаштыру дибез. Әгәр дә җитәкчеләребез татар телендә сөйләшсә, ул татар телен популярлашуга бер адым булыр иде. Җитәкчеләребезне күбрәк сөйләттерергә кирәк. Аларга нинди дә булса мәҗбүрилек кертергә кирәк.

Безне алда Универсиада көтә. Анда татарлык аз булачак. Татарлыкны күрсәтү өчен кайгырту эшләрен бәлки бүген башларгадыр.

Узган ел Уфада биатлон буенча Европа беренчелеге узган. Репортажлар кубыз, курай, бик матур башкорт музыкасы белән башланган иде.

Шулай ук радиога, телевидениегә күбрәк элемтәдә булырга кирәк. Хәбәрне телевидениегә җибәрәләр, ә радиога ул килеп җитми. Без чараның узганын белми да калабыз. Без хезмәттәшлеккә әзер.

Римзил Вәли. Казан татарлары тормышы турында Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Камал театры музее мөдире Татарстан халык артисткасы Луара Шакирҗанова чыгыш ясады.

Луара Шакирҗан. Минем урамнардагы татарча язылган хаталы сүзләрне күргәч, йөрәгем бик әрни. Мин Берлинда, яки Парижда хаталар белән язылган сүзләрне күз алдыма китерә алмыйм. Миңа мөрәҗәгать итегез, текстларны миңа китерегез, мин бушка булышырмын.

Татарча сөйләшү ата-аналардан килә дигән сүз күптәннән билгеле. Ничек татар кешесе үзенә "папа", "мама" дип эндәшүне рөхсәт итә?

Мин быел Кавказда санаторийда булдым. Анда татар кешеләре дә булды. Татар диләр, ә үзләрен тыңлаганда миңа шул хәтле оят. Шул кешеләрне тыңлаганда, сез алардан бер сүз русча ишетерсезме? Үзләренчә бик матур сөйләшәләр.

Әйдәгез без дә бер генә рус сүзен кыстырмыйча сөйләшик. Мин сезне тыңлап утырам, биш сүзле татар җөмләсенең өч ярымы – рус сүзләре. Без бит шул сөйләшүне балаларга кертәбез. Без аның белән көрәшергә тиеш. Без – татар авылларыннан килгән кешеләр, хәзер рәхәтләнеп урысча сөйләшәбез.

Заһирә Тинчурина, олы ханым, Кәрим Тинчуринның хатыны, иң зур мәгънәсезлек, культурасызлык шунда, дигән иде. Татарча сөйләшәсең икән, татарча гына сөйләш. Русча сөйләшәсең икән, русча гына сөйләш. Ике телне болгату – наданлыкның наданлыгы.

Римзил Вәли. Хөрмәтле тыңлаучылар, Казанның Киров районында, концерт залларыннан, театрларыннан читтәрәк урнашкан Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Казан татарлары өчен бигрәк тә тансык. “Азатлык” радиосының Түгәрәк өстәл сөйләшүе менә шунда оештырылды.

Бу көнне театр яртылаш русча сөйләшүче шәһәр балаларына атаклы “Башмагым” музыкаль спектаклен уйнады. Казан шурасы әгъзалары да, яшь тамашачылар да бу спектакльне йотлыгып карады, кул чаптылар. Димәк, Казан кебек зур шәһәрдә дә милли тормыш, милли сәнгать яши ала. Яшәтүчеләре генә армасын, туктамасын.

Шура утырышы
XS
SM
MD
LG