Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әхмәтзәки Вәлиди”: башкортны күтәрә, татарны урап уза


Спектакльдән күренеш - Ататөрек (уртада), Вәлиди (сулда), Максуди (уңда)
Спектакльдән күренеш - Ататөрек (уртада), Вәлиди (сулда), Максуди (уңда)

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры иҗади сәфәрен Нәҗип Әсәнбайның “Әхмәтзәки Вәли Туган” спектакле белән башлап җибәрде.


14 март көнне башкорт театры гастрольләрен ачуда Татарстанның премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Башкортстанның яңа мәдәният министры Әскар Абдразаков катнашты. Тугандаш республика арасында мәдәни, сәяси мөнәсәбәтләр яхшыра башларга охшый.

Кара-каршы чаралар көннән-көн күбәячәк


Мәдәният министрлары ике арада булган мәдәни багланышларның әһәмиятенә, Татарстан белән Башкортстан мөнәсәбәтләренең мөһимлегенә басым ясады. Башкортстанның мәдәният министры тугандаш Татарстан исеменә башкорт халкыннан затлы чүлмәк бүләк итте. Әмма Әскәр Абдразаков урысча чыгыш ясады.

Татарстан мәдәният министрлыгы исә башкортстаннарга иң дәрәҗәле кунакларга гына бирелә торган “Тартарика” китабын тапшырды. Зилә Вәлиева Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәфәрдә булуын, кунакларга сәлам әйтүен ирештерде.

“2010 елның 30 декабрендә ике президент Татарстан белән Башкортстан арасындагы килешүгә кул куйды. Бу килешү ике республика сәнгатен үстерүгә яңа нигез салды. Киләчәктә Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре, Башкортстанда Татарстанныкы үтә башлар. Аларның эчтәлеге дә киңәер. Президентлар шулай килешкән икән, безгә бу карарларны тормышка ашырасы кала”, диде Зилә Вәлиева.

Вәлиди яңадан Казанда

“Әхмәтзәки Вәлиди” спектаклен башкорт театры Казанга беренче мәртәбә алып килде. 1890 елда Уфа губернасы Көзән авылында туган Зәки Вәлиди 1909-1910 елларда Казанның “Касыймия” мәдрәсәсендә белем ала. Аның “Төрк вә татар тарихы” китабы да Казанда басыла.

Татар җәмәгатьчелегенең Зәки Вәлидигә карашы каршылыклы. Татар арасында Зәки Вәлиди Идел-Урал штаты идеясен җимерүче, татар белән башкортны бер-берсеннән аеручы, бер дәүләт төзисе урынга аерым Башкортстан республикасына нигез салучы булып санала. Зәки Вәлиди Идел-Урал штаты министры гына булуга ризасызлык белдереп, Башкортстанны төзеп куя. Ягъни үзенең баш буласы килә.

1923 елда Зәки Вәлиди большевиклар белән килешмичә, Русиядән чыгып китә. Европа илләрендә яши, гомеренең күп өлешен Төркиядә уздыра. Истанбул университетында профессор булып эшли. 1970 елда вафат була.

Дөрес, соңгы елларда аны башкорт хакимнәре ярдәме белән милли каһарман дәрәҗәсенә күтәрделәр. Вәлидинең каһарманлыгы башкорт театры спетаклендә дә ачык чагыла. Тик шунысын әйтергә кирәк, Камал театры гафурилар кебек татарның милли каһарманнарын сәхнәгә күтәрми. Гәрчә, андый шәхесләр гаять күп.

Башкортлар чукмар белән түгел, акыл белән сугышырга тиеш

“Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектаклендә Вәлидидән тыш, Төркиядә яшәүче, татарның Милли мәҗлесе рәисе Садри Максуди, Ататөрек, Сталин образлары бар. Дөрес, алар – Вәлиди янында барысы да ярдәмче геройлар.

Мисал өчен, Төркия дәүләтен төзүдә катнашкан, ил президенты Ататөрекнең киңәшчесе булган Садри Максуди да галим Зәки Вәлиди янында кәрлә булып кала. Шулай да спектакль тәмамлангач, Садри Максудины башкарган артист баш игәндә, халык гөрләтеп кул чапты, яшьләр “Садри Максуди!!!” дип оран салды.

Вәлидинең исә Ибн Фадланның Болгарга килүе турындагы кулъязмаларын табуы берничә кат искәртелә, ул зур галим итеп күрсәтелә. Берничә тапкыр Вәлидинең башкортлыгы искә алына. Гәрчә, татар авылында туганлыгы билгеле.

Әсәр ахырында Вәлидинең башкорт халкына язылган хаты укыла. Әхмәтзәки Вәлиди Туган башкортларга динне, телне сакларга куша. Яшьләрне укытып, аларны Русия хакимиятендә эшләтергә киңәш итә. Ягъни чукмар белән түгел, акыл белән сугышырга кирәклеген әйтә.

XS
SM
MD
LG