Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-чуаш туганлыгы ныгый


15 мартта Татарстанга рәсми сәфәр белән Чуашстан республикасы президенты Михаил Игнатьев килде. Ике республика башлыгының Казан Кирмәнендә узган очрашуында дуслык һәм хезмәттәшлек килешүенә кул куелды.


Чуашстан президенты Михаил Игнатьевның Казан сәфәре ярты еллык президентлык чоры өчен икенче рәсми сәфәр үзенчәлеген йөртә. Моңа кадәр ул күршеләре белән танышуын Ульян өлкәсеннән башлаган иде.

Игнатьевның Татарстан белән элемтәләре моңарчы бер дә юк иде дип әйтеп булмый. Чуашстан хөкүмәтендә хәзерге көндә Татарстаннан килгән ике түрә эшли.

Аларның беренчесе – мәдәният, милли мәсьәләләр, мәгълүмат сәясәте һәм архив эшләре буенча министр урынбасары Лира Таҗетдинова. Ә икенчесе исә – әле 1 март көнне генә төзелеш һәм җәмәгать инфраструктурасы министры урынбасары вазифасына билгеләнгән Андрей Алешин.

Чуашстанның беренче президенты Федоров кадрлар сәясәтендә мәскәүләргә таянса, яңа президент Игнатьев исә бу өлкәдә күбрәк татарларга ышана, ди Чуашстан белгечләре. Аларның бу фикерләрен Татарстаннан килгән ике түрәнең әһәмиятле вазифаларга билгеләнүе үзе үк күрсәтеп тора.

Шуны да әйтергә кирәк, 16 ел Чуашстан президенты вазифасын башкарган Николай Федоров чорында Татарстанның элеккеге президенты Минтимер Шәймиевкә Чуаш җирендә бары тик бер тапкыр гына булырга туры килгән. Анда да чик буендагы бер районда күпер ачылышында гына катнашкан ул.

Ике республика арасында тутыга башлаган элемтәләрне президент Михаил Игнатьев үстереп җибәрергә тели, күрәсең. Тикмәгә генә ул Казан сәфәренә үзе белән 20 түрәне алмагандыр инде.

Чуашстан делегациясе иртәнге якта иң элек “Майский” комбинатының эшчәнлеге белән танышты. Анда кунакларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе озатып йөрде.

Чуашстан президентына аннан соң “Химград” технополисы күрсәтелде. Әлеге технополис бүгенге көндә үз резидентларына эшкуарлык өчен иң кулай шартлар тәкъдим итә.

“Химград” үз территориясенә химия һәм полимер тауарлары җитештерү өлкәсендә эшләүче кече һәм урта зурлыктагы ширкәтләрне сыендырган заманча индустриаль комплекс булып тора.

Электән авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән Чуашстанның 49 яшьлек президенты Михаил Игнатьевне яшелчә үстерү белән беррәттән химия тауарлары җитештерү тармагы да битараф калдырмаган, күрәсең.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуашстан президенты Михаил Игнатьев
Төштән соң ике республика президенты Казан Кирмәнендә очрашты. Әлеге очрашуда, Татарстан белән Чуашстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек килешүенә кул куелды.

Кул кую тантанасыннан соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, ике республика бар өлкәдә дә хезмәттәшлек алып барачак, әмма иң мөһиме – Чуашстандагы татарларның һәм Татарстандагы чуашларның үзләрен яхшы хис итүе, диде.

“Чуашстан республикасы белән безнең күп юнәлештә тыгыз элемтәләребез бар. Ике республика арасында сәүдә әйләнеше 2009 ел күрсәткечләренә күрә 6 миллиард 500 миллион сумга җитә. Бу күрсәткеч хәзер тагы да югары.

Безнең андагы сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрен өйрәнәсе, ә аларның безгә килеп технопарклар, электрон хөкүмәт системасын тикшерәсе килә. Әлбәттә, без һәммә тармакта да эшне алып барачакбыз. Ә иң мөһиме – халыкларыбыз дуслыгы”, ди Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Чуашстанда 40 меңгә якын татар, Татарстанда 130 меңгә якын чуаш яши. Белгечләр, президентлар арасындагы шушындый зур очрашу ике республика халыклары дуслыгын һәм хезмәттәшлеген тагын да арттырачак, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG