Япония рәсмиләре “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясендә нурланыш дәрәҗәсе кимү турында хәбәр итте. Алдарак нурланышның “куркыныч дәрәҗәгә” җитүе әйтелгән иде. Станциянең бер өлешендәге янгын сүндерелгән.
Синоптиклар Тын океан өстеннән көнчыгышка таба исүче җил белән бергә нурланышлы матдәләр дә тарала дип хәбәр итә. Хөкүмәт станциядән 20 чакрым ераклыкка кадәр булган арада яшәүчеләрне башка урынга күчереп торуны таләп итә.
Очкычлар нурланышлы матдәләрне башка җиргә алып китмәсен өчен станциядән 30 чакрым түгәрәктә аларның очуы тыелган.